kzori@rambler.ru
Редактор: Нигматҗанова Фәридә Кәримовна
Адрес:422330, Олы Кайбыч, Кояшлы бульвар, 11
Тел:(8-270) 2-10-10
Кайбыч район газетасы "Кайбыч таңнары" ("Кайбицкие зори" 1933 елда коллективлашу елларында, Сталинның "Барлык колхозларны большевикларныкы, ә колхозчыларны мул тормышлы итәргә", -дигән девизы астында үз эшен башлаган "Колхоз бригадасы" газетасы дәвамчысы. 3600 данә гомуми тираж белән татар һәм рус телләрендә (татарча -2021, рус телендә -1584 данә, А-3 форматында) чыга. Газета Казан шәһәрендә "Идел Пресс" ДУПсендә басыла. Тираж буенча газетаны район халкының 70 проценты укый.
Авыл тормышы, игенчеләр, терлекчеләр проблемалары, икътисад һәм алдынгы технология, мәдәният, спорт, гомумбелем бирү мәктәпләре, инвалидларны, ялгызларны, картларны социаль яклау - газетаның аерылгысыз йөзе. Укучы -язмаларның төп авторы. Балалар һәм үсмерләр өчен "Таңчулпан" махсус кушымтасы, "Сәламәтлек", "Экология хәбәрчесе" кушымталары район халкының ижади активлыгын арттыра.
Соңгы өч елда газета һәм аның хезмәткәрләре республика конкурсларында төрле номинацияләрдә җиде тапкыр дипломга лаек булды.
Кайбыч ягы Казан ханлыгы чорында ук билгеле төбәк булса да Олы Кайбыч беренче тапкыр башка авыллардан -1927 елда аерыла. Бу елда беренче тапкыр шушы регионда район оештырыла һәм аның үзәге булып Олы Кайбыч авылы сайлана. Район үзәге буларак Олы Кайбыч 1962 елга кадәр үсә. Кайбыч районы беткәч 29 ел дәвамында Олы Кайбычның әһәмияте кими, ул колхоз үзәге булып кала. 1991 елдан - яңарыш чоры. 10 ел эчендә Олы Кайбыч һәрьяклап үсә, яңара. Өр-яңа урында яңа административ үзәк, урамнар калкып чыга. Үзәкнең халкы да 2 тапкыр үсә һәм хәзер монда 2 меңгә якын кеше яши.
Районның тормышын тәэмин итәрлек барлык учреждениеләр оешкан, биналары төзелгән, район үзәге тулысынча формалашкан. |