Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Нократ


gazeta-nokrat@mail.ru 

Татарстан Республикасының Татмедиа ачык акционерлык җәмгыяте Мамадыш районы "Нократ" ("Вятка") мәгълүмат-матбугат учреҗдениесе” филиалы.

Учреждениенең адресы: 422190, ТР, Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 11/6нчы йорт.

Факс:  (85563)3-15-01. Телефоннар: 3-15-01, 3-21-34, 3-27-75, 3-25-50, 3-13-35.

2003нче елда типография, редакция һәм "Нократ дулкыннары" телерадиокомпаниясе берләштеләр һәм бүген Татмедиа ачык акционерлык җәмгыяте Мамадыш районы "Нократ" ("Вятка") мәгълүмат-матбугат учреҗдениесе” филиалы исемендә эшлиләр.

Филиал хезмәткәрләре: директор Вәлия Гыйззәтуллина, аның урынбасары Минневәрис Мингалиев, чыгаручы редактор Гөлназ Мөхәммәтҗанова, дубляж бүлеге мөдире Наталья Якимова, җаваплы секретарь Раушания Хаҗиева, баш бухгалтер Валентина Фадеева, бухгалтерлар Валентина Гостеева, Мәүлия Муллахмәтова, баш инженер Раил Хөснетдинов, кадрлар бүлеге инспекторы Лилия Хөснетдинова, реклама буенча менеджер Зилә Сафина, юрист Ирина Салтыкова, бүлек мөдире Тәнзилә Гарифуллина, тәрҗемәче Фәүзия Ятимова, операторлар Фирая Мингалиева, Фәния Нургалимова, корректор Ландыш Шәйхетдинова, мастер-көйләүче Наил Сәләхетдинов, басучы Оксана Уразлина, кәгазь кисүче Галина Давыдова, "Нократ дулкыннары" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре Нәфисә Төхбәтова, Светлана Ханова, Алена Смирнова, Ландыш Ибраһимова, Факил Гыйззәтуллин, Игорь Максимов, Эдуард Ишморатов, Радик Василов, шоферлар Ирек Габидуллин, Хәмзә Гыйззәтуллин һәм башкалар газетаның, телерадиотапшыруларның, бланк продукциясенең чыгарылышына лаеклы өлеш кертәләр.

Район башлыгы Р.Г.Кәлимуллин һәм директор инициативасы белән 2003нче елда учреждение бинасы яңабаштан төзелде һәм яңа җиһазлар белән тулысынча тәэмин ителде.

Республиканың иң өлкән ижтимагый-сәяси газетасы "Нократ" ("Вятка") 1918нче елның 6нчы февралендә "Наши дни" исеме белән дөнья күрә. Аның исеме еш алышынса да ("Мамадыш тавышы", "Пролетариат тавышы", "Вестник", "Пролетарский труд", "Кызыл көч", "Киңәшче", “Эш”, "Колхозчы тавышы"-"Голос колхозника", "Коммунистик хезмәт өчен"-"За коммунистический труд") газета беренче көннәрдә билгеләнгән максатына хезмәт итә. Бүген дә төрле елларда газетаны җитәкләгән редакторларны һәм журналистларны хөрмәт белән искә алабыз. Менә алар: И.Степанов, Н.Матвеичев, М.Бөдәйли, А.Мокеев, М.Искәндәров, И.Яһудин, И.Бобров, Х.Сөләймәнов, Г.Әбделмәнов, А. Чугунов, Б.Корбанов, Х.Фәтхуллин, Г.Кәбиров, М.Сөләймәнов, И.Белоглазов, Г.Мостафин, Л.Башарин, Х.Мәннәпов, З.Шаһимәрдәнов, М.Нуретдинов, Х.Торкунова, З.Федорова, А.Леденцова, Е.Головина, Н.Лаврушкина, Ә.Шәфиев, К.Сафин, З.Хәнәфиев, З.Әгъзамов, З.Хәсәнов һәм директор В.Гыйззәтуллина. Төрле елларда типографиягә Курамшин, М. Фәхретдинов, И.Вәлиуллин, М.Мингалиев җитәкчелек  иттеләр.

Газета республикада һәм Россиядә игълан ителгән төрле конкурсларда катнаша. 2005-2008нче елларда ул егермедән артык дипломнарга лаек булды.

2001нче елның ноябреннән FM 106,2 ешлыгында эшләүче "Нократ дулкыннары" җирле радиотапшырулар редакциясе эшли башлады. Ул тәүлеккә 10 сәгать буе тапшырулар алып бара. 2005нче елның ноябрендә район телевидениесенә нигез салынды. 2007нче елның ноябреннән "Нократ дулкыннары" радиокомпаниясе үзенең FM 103,9 ешлыгында сөйли башлады.

"Нократ" ("Вятка") газетасы атнага ике тапкыр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә татар һәм рус телләрендә чыга. Аның быелгы тиражы 7 мең чамасы. Ул компьютер үзәгендә җыела һәм версткалана. Офсет ысулы белән басыла. Аның һәр саны, телерадиокомпаниянең һәр тапшыруы-бердәм иҗат җимеше. Соңгы вакытта газетага "Уйлан, аңла, ярдәм ит", "Редакциягә хат килде", "Гаилә", "Светофор", "Кич утырганда", "Шимбә көн кич белән", "Иман" кебек тематик полосалар, "Рейд бригадасы хәбәр итә", "Терлекчелек-удар фронт", "Уңыш хакына", "Сорагыз-җавап бирәбез", "Кичә, бүген, иртәгә" кебек рубрикалар кертелде. Атналык телевидение тапшырулар программасы, кроссвордлар, төрле конкурслар газетаны укучыларга тагын да якынайта.

Редакция каршында "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе эшли. Газетаның һәр санында укучыларның көн темасына язылган хатлары урын ала. "Туган ягым", "Минем авылым", "Бизнес һәм без", "Бүләккә җыр" дип исемләнгән радиотапшырулар халыкка бик нык ошый.

Редакциядә ул туган көнне иң актив хәбәрчегә Дм.Крещенов бүләген тапшыру традициясе яшәп килә. Төрле елларда бу бүләккә Ә.Мөфәхәров, Х.Батыров, Ә.Ганиев, Е.Андронова, М.Мөбарәкшина, Г.Кусамаров, З.Хәсәнов, Н.Хаҗиев, Ә.Әһлиев, К.Хисмәтов, И.Зәйнуллин, С.Ильясов, Г.Гасыймова, Ш.Рәхимов, Г.Петров, Х.Сафин, М.Фазылов, Р.Хәйбрахманов, Х.Сәлахов, И.Копылова, Р.Камалова, Р.Газизов, Р.Исрафилова, Ә.Галәветдинов, В.Хисмәтуллина, Г.Мөхәммәтшин, М.Җәлетдинова, З.Дәүләтшин, Х.Нигъмәтҗанов, Р.Рәхимҗанова, А.Дымолазов, Р.Әүхадиева, Н.Йосыпова, С.Шәйхи, И.Миннегалиев, Р.Әгъләметдинов, Р.Биктаһирова, З.Исрафилова, Л.Мөгътәсимова, В. Андронов, Р.Галиев, Р.Фәләхов, Р.Мәрдәнов, В.Калашников һ.б. лаек булдылар. Газета чыккан көнне "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" девизы астында чаңгы ярышлары үткәрелә, укучылар белән очрашулар уздырыла, ә телерадиокомпания туган көнне төрле конкурслар оештырыла. Мәсәлән, 2003нче елда районда беренче буларак ТРК тарафыннан татарча КВН үткәрелде. Ә 2004нче елда үткәрелгән КВНга Мөслим, Саба, Актаныш, Менделеев ТРКлары да чакырылган иде.

Төрле елларда редактор булып эшләгән К.Сафинга, З.Әгъзамовка, З.Хәсәновка, директор В.Гыйззәтуллинага, директор урынбасары М.Мингалиевка Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде, З.Хәсәновка һәм М.Мингалиевка Татарстан язучылар берлеге һәм Мамадыш район хакимиятенең Ш.Маннур премиясе тапшырылды.

"Нократ" ("Вятка") газетасы чәршәмбе көнне-4, җомга көнне 6 полоса (+”Татаринформ” кушымтасы) булып чыга.

Иң яхшы район газетасы" номинациясендә "Бәллүр каләм" премиясе лауреаты.

Газета 1918нче елның 6нчы февраленнән чыга. Аның тематикасы-иҗтимагый-сәяси. Ул Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш районы тормышын һәрьяклап яктырта. Газетаның төп темалары-сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, мәгариф, хокук тәртибе, мәдәният, спорт һәм башкалар.

Газета подписка буенча таратыла.

Татмедиа ачык акционерлык җәмгыяте Мамадыш районы "Нократ" ("Вятка") мәгълүмат-матбугат учреҗдениесе” филиалы директоры Вәлия Әгъмал кызы Гыйззәтуллина-Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Редакциянең адресы: 422190, ТР, Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 11/6нчы йорт. Телефон: (85563)3-15-01.

 

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
24 25 26 27 28 29 30
01 02 03 04 05 06 07
08 09 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 01 02 03 04

ЯҢАЛЫКЛАР

03-12-2008 08:28 / " Нократ "
Мамадыш.икенче туган ягым
Хәзерге заманның бөек рус язучысы һәм галиме Николай Нарышкинны (Махотин) 70 яшьлек юбилее белән мамадышлылар да хөрмәтләде.
 
03-12-2008 08:22 / " Нократ "
Сканворд

 
03-12-2008 08:18 / " Нократ "
Канатның ныгыр чагы
Инде сигезенче мәртәбә уздырылган .Иделем акчарлагы. конкурсының йомгаклау турына иллегә якын яшь язучы, шагыйрь, драматург чакырылган иде.
 
02-12-2008 16:42 / " Нократ "
Экологлар активлашты
Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиянең 27нче ноябрь көнне булган утырышында экология милициясе хезмәткәрләре торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплы затларга төзегән беркетмәләр каралды.
 
02-12-2008 16:38 / " Нократ "
Чишмәләр
Безнең ягыбыз.чишмәле як. Мәсәлән, безнең нәни генә Ямашта элек дистәдән артык чишмә булган.
 
02-12-2008 15:24 / " Нократ "
Мәгариф
Татар теленә кече яшьтән үк мәхәббәт тәрбияләүне, аны саклап калуны район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре үзләренең төп бурычлары дип саныйлар. Район мәктәпләренең татар теле укытучылары катнашында үткән семинарда нәкъ әлеге мәсьләләргә басым ясалды.
 
02-12-2008 15:22 / " Нократ "
Татар моңы
Районыбызның 14 яшьтән-30 яшькәчә булган иң моңлы үзешчәннәре тамашачы каршында имтихан тотты.
 
02-12-2008 15:16 / " Нократ "
Балалар җәяү йөри
Ишки авылыннан кави Морзаханов укучы балаларның бер авылдан икенчесенә җәяүләп мәктәпкә йөрүләре турында борчылып яза.
 
02-12-2008 15:13 / " Нократ "
Редакциягә җавап килде
Мамадышта яшәүче Илсөя Галимовадан лаеклы ялга чыккан вакытта нинди документлар кирәклеген ачыклавыбызны сорап хат килде.
 
02-12-2008 15:09 / " Нократ "
Тарих битләреннән
Авылыбызда яшәп, бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган Ленин ордены кавалеры Рәшит Мозаффаров татар музыка фольклорын баетуга зур өлеш керткән.
 
Следующая страница >>
Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом