Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Авыл утлары


Muslumau@rambler.ru      Безнең электрон адрес:  muslimau@rambler.ru Сайтта безнең бүлек:  www.muslum.ru/social-life/smi/
Адрес:423970,Татарстан,Мөслим районы,Мөслим авылы, Пушкин урамы, 26.

    Телефоннар: (885556) 25500; 25852.

                                                       Газета

«Авыл утлары» газетасының беренче саны 1931 елның 16 октябрендә «Күмәк хуҗалык» исеме белән чыга башлый. Аның беренче редакторы Нурмөхәммәтов була. Газета ул вакытта бүгенге «Авыл утлары»ннан эчтәлеге белән дә, эшләнеше һәм форматы белән дә ерак тора. Начар гына кәгазьгә басыла, хәзерге газетаның яртысы зурлыгында була ул. Тиешле полиграфия базасы булма-ганлыктан, баштарак ул системалы да чыкмаган - атнага бер, вакыты белән хәтта ун көнгә бер генә басыла. Ләкин аның һәр юлыннан тормыш кайнарлыгы, максатчанлык бөркелеп тора. Газета яңа тормыш, аның өчен көрәш һәм көрәшүчеләр турында сөйли, үзе дә яңа тормышны төзүче, оештыручы, өндәүче, әйдәүче ролен үти.
1958 елның апреленнән газета дүрт битле булып, «Колхоз байрагы» исеме белән атнага өч мәртәбә чыгарыла башлый. Шул ук елда рус телендәге «Колхозное знамя» да дөнья күрә. Ул шактый вакыт Н.В.Григорьев редакторлыгында мөстәкыйль газета булып чыга, дубляж буларак (татарчадан тәрҗемә ителеп) хәзер дә чыгып килә. Аның исеме белгәнегезчә,”Сельские огни”.
1962 елның мартында район газеталары үзгәртеп корылгач, «Колхоз байрагы» мөстәкыйль газета булудан туктый һәм Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Сарман районнары өчен бер газета чыга башлый. 1963 елда Мөслим районы бетерелеп, Сарман районына кушылгач, Сарманда чыга торган «Ленинчы» газетасы безнең уртак газетабыз булды. 1965 елның январенда Мөслим районы яңадан оешкач, аның газетасы да «туган йорты»на әйләнеп кайтты. Район журналистларының тәкъдиме белән ул «Авыл утлары» («Сельские огни») исемендә чыгарыла башлады.
Әнә шулай газетабыз озын, катлаулы чор узды. Шул чорда ул республикабызның башка басмалары белән янәшәдә лаеклы урын алып торырлык заманча газета булып үсте. Кайсы гына елларны алсак та, заман рухы, ил сулышы, халык тормышы көзгесе ролен үтәде. Шул чорда аның эшчәнлеге берничә тапкыр республика күләмендә Дипломнар белән, ә чыга башлавына 50 ел тулу уңаеннан ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Партия, хөкүмәт тарафыннан куелган бурычларны үтәү өчен актив көрәшү белән бергә ул үзе дә үсте һәм бик күп каләм осталары, күренекле журналистлар, язучылар үстерде. Танылган шагыйрьләребез Зөлфәт Маликов, Харрас Әюпов, Абдулла Сәлахетдинов, язучы Саимә Ибраһимова, Рәдиф Гатауллин, тәнкыйтьче, профессор Флүн Мусин, прозаиклар Фәрит Гыйльмет-динов, Факил Сафин, прозаик, драматург Фоат Садриев, Фаяз Дунай «Авыл утларын»да эшләгән яки аңа хәбәрләр язышып үскән кешеләр. СССР Журналистлар Союзы членнары, озак еллар «Социалистик Татарстан» газетасында эшләгән Зәйни Төхбәтуллин, Мөдәррис Мостафин, хәзер Мәскәүдә яшәүче Рафис Измайлов, галим Марсель Вәлитов һ.б. республика радио-телевидениесендә һәм газета-журналларында нәтиҗәле эшләүче шактый журналистлар «Авыл утлары»нда каләм чарладылар.
Газетада төрле елларда редактор булып Һади Кадыйров, Кәримә Фәрдиева, Кәримә Вәлиуллина, Марсель Вәлитов, Наил Мостаев, Фоат Садриев, Федор Ермаков, Алмаз Хәйруллин, Дамир Идиятуллин, дубляж буенча редакторлар С.Иванцов, П.Ф.Иванов, Виктор Бустеряков Рузилә Бәхтиярова кебек тәҗрибәле журналистлар эшләделәр һәм аларның «Авыл утлары» тарихында җуелмас эзләре бар. Редакция хезмәткәрләре булып эшләгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Илсөяр Әхмәтшина, Салих Бакиев, Наис Гамбәров, Наил Ганиев, Хәмзә Кашапов зур һөнәри осталык белән язылган материаллары белән халык күңелендә озак сакланалар. Күп еллар буена район матбугатының актив хәбәрчесе булган Әмир Гәрәев, Хәбиб Дәүләтшин, Сәйдел Зарипов, Шамил Шакиров, Тимершәех Фазуллин, Мисәдим Кәримов, Хәләф Шәмсетдинов, Бари Галләмов, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Әхмәдулла Әхмәтгалиев, Госман Мусин, Мирфәез Галиев, Флүрә Дәүләтшина, Халисә Фәттахова, Лена Газизова, Хәкимулла Шәйхрамов, Әхсән Шәрипов, Риф Габбасов, Мидхәт һәм Мәхмүт Фәтхуллиннар, Мәрнүсә Ганиева, Мизхәт Хәйбрахманов, Фәссах Вильданов, Әскыя Әхмәтшина, Тимерхан Шәрәфетдинов, Лениза Вәлиева һ.б. газетаның тарихында, районыбыз елъязмасында зур урын тоткан шәхесләр булып калырлар. Мидхәт Фәтхуллин озак еллар буе район хәбәрчеләр советын җитәкләде. Хәбәрчеләр ярдәмендә газета заман сулышын тоеп, кешеләрне намуслы хезмәткә өндәү, алдынгы тәҗрибәне халыкка җиткерү, тормышка кертү, кешеләрдә иң күркәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләү кебек изге бурычларны намус белән үтәде. Тормышлар никадәр генә авыр, сәяси аңлаешсыз, болганчык булмасын газета бүген дә алгы сызыкта, халык белән, аның мәнфәгатьләрен яклап яши.
2001 ел район газетасы өчен заманча технологияләргә күчү ягъни компьютерларлашу елы булды. Июнь аенда редакциягә ике «Pentium-3» (верстка өчен), ике«Seleron-670» (набор өчен),«Adfa-Е-50» сканеры», «Ерсоп ЕРL -2010», «Сопоп-LВК-810» принтеры, «ОLҮМРШ-С-990» фотоаппараты, «АКОРD-5600» моделы һ.б. җиһазлар кайтарыла. Газета баштагы чорда атнага бер мәртәбә, соңрак өч санда компьютерда эшләнеп, офсет ысулы белән Яр Чаллы типографиясендә басыла башлый.

                                  Мөслим Матбугат үзәге

2003 елның 1 февралендә булып узган халык депутатларының Мөслим районы Советы Президиумы утырышында «Авыл утлары» («Сельские огни») газетасы редакциясе, район типографиясе, район телекомпаниясе, район җирле тапшырулар редакциясе хезмәт коллективларының гомуми җыелышы беркетмәсен караганнан соң һәм ТР Дәүләт Советының «Татарстан Республикасында журналист кадрларны әзерләү, осталыгын арттыру, квалификацияләрен күтәрү социаль яклау турында»гы мәсьәләләр буенча комиссиясе тәкъдимнәрен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары белән туры китереп гамәлгә ашыру йөзеннән «Мөслим информация-редакция үзәге» Дәүләт учреждениесе төзү турында карар кылынды. Әлеге үзәк составына район газетасы, район типографиясе, район телевидениесе һәм җирле радиотапшырулар редакциясе кертелә. Үзәкнең директоры вазыйфасы Әхмәтов Мөдәмил Гыйлемҗан улына йөкләнә. Шулай ук үзәктә компьютер техникасын ремонтлау җайга салына «Офис» кибете эшли башлый. Райондагы массакүләм мәгълүмат чараларының бергә берләшүе журналистларга һәм матбугат хезмәтчәннәренә нәтиҗәле иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнергә, төбәктәге информацион кыр белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Бергәләшеп эш¬ләүнең, яңалыкка омтылуның, үзгәрешләргә йөз тоту¬ның уңай нәтиҗәсе озак көттерми 2004 елның 19 маенда журналистларның 7 «Бәллүр каләм» конкурсында катнашып, «Авыл утлары» газетасы бәйгенең иң зур бүләге – «Бәллүр каләм»гә лаек булды. 2008 елдан Мөслим Матбугат үзәге яңа форматта  – "Татмедиа" агентлыгы филиалы сыйфатында эшен дәвам итә. Ә максат шул ук – халыкка кирәкле һәм файдалы мәгълүмат җиткерү. вакыйгаларны түкми–чәчми яктыртып бару.

 
                                                               Радио

Мөслимдә җирле радио 1962 елдан эшли башлый. Таһир Галиев 1962 нче елның июленнән район элемтә бүлегенә «радиотапшырулар оештыручы буларак эшкә кабул ителә. Аппаратураларга кытлык була. Т.Галиев үз өеннән 2 ленталы магнитофон алып килеп, шуның бе¬лән авылларга чыгып, терлекчелекләрдән һәм механи¬заторлардан интервьюлар алып аларның чыгышларын әзерли. Авылларга җәяү дә, велосипед белән дә, ат җи¬геп тә чыга Таһир абыйның кунып калган чаклары да була. Тапшырулар эфирга, гадәттә, кичләрен бирелә. Шул ук вакытта Мөслим урта мәктәбе укытучылары Ч.Галиева һәм Р.Хәбибуллина көндезге пионер һәм комсомол оешмаларының эшчәнлеге турында сөйли, балаларның концертларына бирелә.
Район Сарманга кушылганнан соң, 1963 елның фев¬ралендә җирле радио эшләүдән туктый.
1965 нче елның 1 гыйнварында Мөслим районы кай¬ткач районның барлык эшче органнары кабат торгызыла. 1965 нче елның 1 июленнән җирле радио кабат эшли башлый. Аның оештыручысы итеп укытучы Нә¬кыя Латыйпованы куялар. Радиостудия итеп почтаның бер бәләкәй генә бүлмәсен җиһазлыйлар. «Тембр» һәм «Камета» маркалы магнитофоннар алына. Алар белән студиядә генә яздыру мөмкин була.
Җәмәгатьчелек тәртибендә радионың редколлегия¬се оештырыла. Аның составында авыл хуҗалыгы бел¬гечләре, ВЛКСМ ның һәм КПСС ның район комитеты членнары, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучы¬лар һ.б. була.
Тапшырулар атнага ике мәртәбә яртышар сәгать бара. (Кичке 6.00 дән 6.30 га кадәр). Урып-җыю, язгы чәчү чорында көн саен иртән 5.00 сәгатьтән 5.30 сәгатькә кадәр эфирга чыгалар. Әлеге радиотапшыруларда кыр эшләренең барышы, терлекчелектәге эшләр яктырты¬ла, хезмәт алдынгылары хөрмәтенә район үзешчәннәре башкаруында җырлар тапшырыла.
Зур юбилейларга багышлап район хуҗалыкларыннан радиоэстафеталар уздырыла. Н. Латйпова җирле радиотапшыруларны оештыручы булып 13 ел дәвамын¬да эшли. Аннан соң бу Вазыйфада төрле елларда Гөлүсә, Әнисә Латыйпова, Нәисмә Мәүлиева, Назилә Лотфуллина, Гөлзәрия Шакирова эшли.
Радиостудиясенең техник коралланышы әкренләп яхшыра. Журналистлар урыннарга йөртү өчен уңайлы булган магнитофоннар һәм радиорепортуарлар белән чыга башлыйлар.
2005 елның 10 апрелендә районда тапшыруларны үткәргечле (чыбыклы) радио аша трансляцияләү тукта¬тылу сәбәпле, җирле радио тапшырулар да чыкмый баш¬лый.
Шул ук елның 1 августында Мөслимдә җирле ра¬диотапшырулар кабат эфирга чыга. ФМ 100 МГц еш¬лыгында Мөслимнең шәхси радиостанциясе эшли баш¬лады. Яңа радио «Мөслим-МР» исемен йөртә. Җирле тапшырулар көнгә өч тапкыр – иртән – 6.00-7.00, көндез – 13.00-14.00, кич 18.00-19.00 сәгатьләрдә эфирга чыга. .


                                     Типография
Газета чыга башлаган елларда типография редакция составында була. Беренче елларда полиграфия базасы тиешле югарылыкта булмый.
1953 елда типографиядә эшли башлаган Мөсәвәрә Шәймәрданова әйтүенә караганда, 60x30 зурлыгындагы «Күмәк хуҗалык» газетасы «Американка» дигән станокта басыла. Бер кеше әлеге машинаны кул белән әйләнде¬реп тора, ә басучы кеше кәгазьне бер кулы белән би¬реп, икенчесе белән өсмәгә алып тора. Газетаны басу¬чылар үзләре үк саныйлар, кәгазьне үзләре үк кисәләр. «Зур рулонны берәү сүтеп тора, икенче кеше лом кебек тимергә урап, аны махсус җайланмага урнаштырабыз һәм тактага урап кул белән кисәбез. Аннары кырларын тигезлибез. Кәгазьне әрәм итмәскә тырышып эшләдек. Газетаны төне буе басып, икенче көнне кеше көтү ку¬ганда гына кайта идек», – дип сөйли Мөсәвәрә апа.
1958 елның апрелендә плоскопечатный бер станок кайтканнан соң, газета дүрт битле булып чыга башлый. Әлеге станокта да ике кеше эшли.
Хәреф җыю цехында эшләүчеләр газета җыю белән бергә (оешмаларга) төрле заказлар да эшлиләр. Текст җыю өчен 6 лыдан алып 12 легә кадәр хәрефләр була. Баш җыю өчен булган 36-48 ле хәрефләрнең агачка урнаштырылганнарыннан да файдаланганнар. Ул, күрә¬сең, газета гражданнарының авырлыгын әзме-күпме җиңеләйтү өчен эшләнгән булгандыр. Газетаның ике 6
полосасын бергә заключать иткәндә авырлыгы 70 кило¬граммга кадәр җитә. Шул авырлыктагы гранкаларны басучыларга кул белән күтәрергә туры килә. Газета тек¬стлары һәм заказлар җыюда 1965 елда ук кайткан лино¬тип машиналары шактый җиңеллек тудыра.
Район Сарманга кушылган елларда типографиядәге станок һәм машиналар, хәреф кассалары таратыла ти¬пография филиал буларак кына эшләп кала. Анда Ру¬зинә Латыйпова заказлар җыю һәм басу белән шөгыль¬ләнә. 1965 елда район кайткач, таратылган станокларны кайтару башлана. Бу эш, ул чорда типография мөдире итеп билгеләнгәнМәгъдәнә Маликовага йөкләнә. «Хә¬реф кассаларын — Минзәләдән, газета басу станогын Сарманнан барып алдык», – дип искә ала ул.
Типография 1980 8 сентябрьендә, үзе мөстәкыйль оешма булып, редакция составыннан аерылып чыга. Төрле елларда аның белән Мансур Сөнгатуллин, Мул¬ланур Хәйруллин, Таһир Ильясов җитәкчелек итә. Аның эшчеләре Мөсәвәрә Шәймәрдәнова, Җәннәт Кәрамова, Галия Кәшифразова, Суфия Төхвәтуллина, Рузинә Латыйпова, Оркыя Насруллина, Мөнирә Гайфиева бүген инде лаеклы ялдагы хезмәтчәннәре. Район газета¬сы редакциясе 1959 елга кадәр Пушкин урамындагы 33 нче йортта була. Ә типография шуның күршесендәге таш бинада (хәзерге суд приставы) урнаша. 1959 елда Ташъелгадан әзер бура кайтарып, идән-түшәмлекләрен редакция эшчеләре үзләре эшкәртеп җәеп, көз көне яңа бинага күчәләр, (шул ук Пушкин урамындагы хә¬зерге «Туган як» музее урнашкан бина). Наил Мостаев редакторлык иткән елларда ремонтка дигән акчаларны җыеп, яңа бина салуны планлаштыралар. Редакция һәм типография эшчеләре үзләре фундаментын салып, чу-пай ташы ташыйлар, МСО төзүчеләре бинаны төзеп бирә. 1970 елда ике катлы яңа бинага күчәләр. 2003 елда әлеге бинага янкорма өстәле, капиталь ремонт үткә¬релә башлый. Бу эш 2004 елда төгәлләнә.
Газета 2001 елның ноябреннән «Авыл утлары» һәм «Сельские огни» газеталары Яр Чаллы типографиясендә офсет ысулы белән басыла башлый. Типографиягә «ПОЛ-54» маркалы басу машинасы кайтарып ремонт¬ланганнан соң, 2003 елның 15 ноябреннән газета офсет ысулы белән үзебездә басыла. Шул ук елны аз форматындагы заказлар басучы резограф кайтарыла.

Телевидение
Мөслим җирле телевидениесе 2000 нче елның 8 мар¬тында беренче тапшыруын эфирга чыгара. Ул район хакимияте карары нигезендә оештырылды. Телевиде¬ниенең беренче җитәкчесе Заһит Хәбиров. Эфирга чыгу – атнага 1 тапкыр, ә бәйрәм көннәрендә атнага 2 тапкыр була. Программа нигездә хәбәрләрдән, сәхи¬фәләрдән килгән котлау хатлары буенча төзелә.
Ул елларда тапшырулар билгеле бер системага са¬лынган дип булмый. Техник яктан да мөмкинлекләр бик чикле була. Тапшыруларга заставкалар газета-жур-нал битләреннән алына. Программа туры линейкада монтажлана. Тапшыруларның эчтәлеге һәм бизәлеш буенча сыйфатына тиешле игътибар җитми. Телевиде¬ниенең җитәкчесе булып 2002 нче ел башыннан Рамил Тулбаев эшли. 2002 ел ахырында телевидение белән җитәкчелек итүгә Мөдәмил Әхмәтов билгеләнгәннән соң, телевизион тапшыруларның сыйфаты тамырдан үзгәрә. Телевидениедә система барлыкка килә. 2003 ел¬ның ТУ дә җәеннән компьютер белән эшләү башлана. Моңа кадәр тапшырулар, хәбәрләр линейный монтаж ярдәмендә әзерләнә. Бу тапшыруларны сыйфатлы баш-кауда зур кыенлыклар тудыра, вакыт күп сарыф ителә.
Компьютер урнаштырылгач, барлык төшерелгән материал башта компьютерга кертелә. Аннан тавыш яздырыла. Шул нигездә кадрлар туплап тезелә. Компь¬ютер белән эшләү сыйфатны күтәрергә ярдәм итә. Беренчедән, кадрлар текстта баручы сүзне тулыландырып күрсәтә, икенчедән, төрле эффектларны өйрәнү, куллану нәтиҗәсендә тапшыруларны матурлар мөмкинлеге туа.
Эш сыйфатлы булсын өчен, хезмәт коралының яхшы булуы зарур. Шуның кебек үк, беренче елларда кулланылган «пушка» дип йөртелүче «ҮНS» камерасы урынына профессиональ камера кайткач, кадр төшерү сыйфаты яхшыра. Операторларның хезмәт күнекмәләре арта. «Йөргән» кадрлар бетте диярлек, «портретлы» кадрлар җыюга өстенлек бирелә башлый.
                                                    Без

  Әхмәтов Мөдәмил Гыйлемҗан улы

   «Мөслим информация-редакция үзәге (Матбугат үзәге)»  директоры . 1950 елның 1 гыйнварында туган. Югары белемле, Казан дәүләт университетның журналистика факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлын механизатор буларак башлап җибәрә, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, бер ел уытучы булып эшли, аннан соң «Авыл утлары»нда корреспондент, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, КПССның мөслим районы инструкторы, партия комиссиясе рәисе, РФ Пенсия фондының Мөслим бүлеге җитәкчесе. 2002 елны Мөслим телерадиокомпаниясенең генераль директоры. 2003 елдан Мөслим Матбу¬гат үзәген җитәкли. Мөдәмил Гыйлемжанович – районның мәгълүмат чаралары үсешендә зур адым ясаган, яңалык алып килгән шәхес. Ул бу өлкәдәге казанышлары өчен Татарстан Дәүләт Совет рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 2004 елның гыйнвареннан ТР журналистлар союзы члены. 2004 елда "Авыл утлары" газетасы "Бәллүр каләм"гә лаек булды. 2004 елдан М.Әхмәтов инициативасы белән Мөслим радиосы эфирга чыга, телевидение цифрлы форматта эшли башлады. 2006 елда М.Г.Әхмәтов "Татмедиа" агентлыгының мактау грамотасына лаек булды.


    Кашапова Ләйлә Нур кызы

      2001 елда Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлый. Хезмәт юлын 2001 елның 12 июленнән «Авыл утлары» газетасында корреспондент буларак башлый. 2003 елның сентябреннән «Мөслим информация-редакция үзәге» Дәүләт учреждениесенең информация хезмәте җитәкчесе итеп билгеләнә. 2004 елның гыйнвареннан ТР журналистлар союзы члены. Район хакимияте башлыгының һәм "Татмедиа" агентлыгының  Мактау грамоталары белән бүләкләнде. 
 
                                                      

Ногманова Әлфинур Фоат кызы
    1984 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1984 елның 1 августыннан «Авыл утлары» газетасының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире. 1990 елда җаваплы секретарь вазыйфасына билгеләнә. 1997 елдан редактор урынбасары вазыйфаларын башкара. 2003 елда «Мөслим информация-редакция үзәге» Дәүләт учреждениесе генераль директорының газета буенча урынбасары итеп билгеләнә. 2004 елның ноябреннән  - әдәби редактор. 2004 елның гыйнварыннан ТР журналистлар союзы члены. Район хакимияте башлыгының  һәм "Татмедиа" агентлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ә.Ногманова бүгенге көндә телестудия җитәкчесе вазыйфаларын башкара.

   Әхмәтов Ренат Мөдәмил улы

    Ренат Әхмәтов бүгенге көндә радиостудия җитәкчесе вазыйфаларын башкара. Матбугат үзәгендә хезмәт юлын 2003 елдан башлады. Кыска гына вактыт эчендә үзен яңалыкка омтылучы хезмәткәр итеп күрсәтте.Телевидениенең цифрлы форматка күчүе Р.Әхмәтовның турыдан–туры катнашында тормышка ашырылды. Мөслим радиосы җиһазлары Р. Әхмәтовның шәхси средстовлары исәбенә алынды. Хезмәтендәге уңышлары өчен Р.Әхмәтов 2004 елда район башлыгының Мактау гармотасы белән бүләкләнде.

 

   Афзалова Римма Рәшид кызы

Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлый. Урта мәктәптә балалар укыта. 2004 елның июленнән Матбугат үзәгендә эшли башлый.Корреспондент, телестудия җитәкчесе вазыйфаларын башкара. 2007 елдан Матбугат үзәгенең реклама хезмәте җитәкчесе.

 
Арсланова Мөнирә Заһит кызы


 

 


    Хәмәдишин Әхмәтҗан Хәсән улы

    Кама автомеханиклар әзерләү техникумын тәмамлый. Камазда инже-нер-технолог булып эшли. Казан дәүләт университетын тәмамлый. Камаз ның «Нур» газетасында корреспондент, җаваплы секретарь булып эшли. Чаллыда «Аргамак» журналының бүлек редакторы, җаваплы секретаре була. «Хәерле иртә» газетасын чыгара, аның баш редакторы, нәшер итүчесе, шул ук вакытта компьютерда версткалаучы дизайнеры була. 2001 елда «Авыл утлары» газетасына фотокорреспондент булып кайта. Корреспондент, полиграфия цехы җитәкчесе, әдәби редактор вазыйфаларын башкара. Бүгенге көндә Ә. Хәмәдишин корреспондент, Матбугат үзәгенең сәяси күзәтүчесе.

Шакирова Гөлзәрия Мөбарәк кызы

 

 

                                                             

      Шәймиева Лилия Кәниф кызы

 

 

 

 

 
                                                  

   Мадышина Гөлназ

 

 

 

 


        Бахтиярова Рузилә Әхмәй кызы

    Алабуга дәүләт пе¬дагогия институтын тәмамлый. 1980 елдан мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы. 1983 елдан «Авыл утла¬ры» газетасы редакциясендә – тәрҗемәче, дубляж буенча редактор урынбасары, дубляж бүлеге мөдире булып эшли.

 

 

    Бустеряков Константин Викторович

 

 

 

 

 

     Шириязданова Нәзилә Госман кызы

 

 

 

    Фәрдиева Флүзә Фарсый кызы. 1980 елдан Мөслим типографиясендә басучы, 2003 елдан «Мөслим информация-редакция үзәге» Дәүләт учреждениесендә компьютерда версткалаучы.

 


      Вәлиева Асия Арыслангәрәй кызы. 1980 елдан Минзәлә типографиясендә кулдан хәреф җыючы, 1986 елдан Мөслим типографиясендә басучы булып эшли. 1993 елда линотипта хәреф жыючы итеп күчерелә. 2003 елдан «Мөслим информация-редакция үзәге» Дәүләт учреждениесендә компьютерда жыючы булып эшли.

 


     Закирова Гүзәл Шәяхмәт кызы. Казан дәүләт педа¬гогия институтын тәмамлый. 1984 елдан «Авыл утлары» газетасы редакциясенең, 2003 елдан «Мөслим информация-редакция үзәге» Дәүләт учреждениесенең дубляж бүлегендә тәрҗемәче булып эшли.

 

 

    Хәйбрахманова Светлана Наил кызы. 1975 елдан «Авыл утлары» газетасы редакциясенең дубляжы «Сель-ские огни» газетасында, 2003 елдан «Мөслим информа¬ция-редакция үзәге» Дәүләт учреждениесендә коррек¬тор булып эшли.

 


Низамова Нурия Роберт кызы – Алабуга культура- агарту училищесының китапханә бүлеген тәмамлый. 1984 елдан – «Авыл утлары» газета редакциясендә, 2003 елдан «Мөслим информация-редакция үзәге» Дәүләт учреждениесендә корректор булып эшли.


 

     Сөләйманов Артур Рамил улы

94 нче һөнәр учили¬щесында киң профильле тракторчы-машинист һөнәрен ала. 2005 елның сентябреннән «Мөслим информа-ция-редакиия үзәге» Дәүләт учреждениесендә оператор булып эшли.

 

Замалов Илнур Азат улы

Нурмөхәммәтов Артур Фәнис улы

Зәкиев Рамил Мөнәвир улы

   Әхәтов Расыйх Миргазыян улы

 1987 елдан Минзәләдә шоферлар курсында укый. Колхозда механизатор булып эшли. 1988 елдан армия хезмәтенә алына. Хезмәт срогын тутыргач, механизатор, шофер булып эшли. 1994 елдан Мөслим типографиясендә слесарь-көйләүче, 2004 елдан баш инженер вазыйфаларын башкара.
Район хакимияте башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

                                                
             

Солтанова Эльвира Хәмзовна

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01

ЯҢАЛЫКЛАР

30-12-2008 19:08 / " Авыл утлары "
Гаилә елын йомгаклау кичәсе
"Мизгел" яшьләр үзәгендә Гаилә елын йомгаклау кичәсе узды.
 
26-12-2008 16:56 / " Авыл утлары "
Кыш бабай призына хоккей ярышлары үтте
"Яшьлек" спорткомплексында укучылар арасында Кыш бабай призына хоккей ярышлары үтте. Ярышларда барлыгы 7 команда катнашты.
 
25-12-2008 18:31 / " Авыл утлары "
БДИга әзерлек чаралары
Кышкы каникул чорында мәктәпләрдә БДИга әзерлек чаралары, сынап карау имтиханнары оештырыла.
 
23-12-2008 19:37 / " Авыл утлары "
Кышлату чорында - мул продукция алу
Кышлату чорында савым сыерларыннан мул продукция алуны тәэмин итүче хуҗалыклар шактый.
 
16-12-2008 18:37 / " Авыл утлары "
Кышлату барышы анализланды
Район Советы бинасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре катнашында үткән киңәшмәдә терлекчелектә кышлату барышы анализланды.
 
12-12-2008 19:19 / " Авыл утлары "
Беренче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының ХХХ сессиясе
Бүген район мәдәният йортында беренче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының ХХХ сессиясе
 
10-12-2008 17:25 / " Авыл утлары "
Геройлар көне
Бүген сугышчан һәм хезмәт даны мемориал комплексында Геройлар көне уңаеннан митинг үтте.
 
04-12-2008 10:26 / " Авыл утлары "
Бәйрәмнәр гөрли
"Кояшкай" балалар бакчасында бу көннәрдә гаилә бәйрәмнәре гөрли. 2 декабрь көнне зурлар төркеме әти-әниләрен чакырып, җыр-биюгә сәләтләрен күрсәттеләр, командаларга бүленеп ярыштылар.
 
02-12-2008 08:24 / " Авыл утлары "
II үсмерләр турниры
Көньяк-көнчыгыш районнары арасында милли көрәш буенча II үсмерләр турниры үтте.
 
27-11-2008 17:33 / " Авыл утлары "
Xәчүлек орлык партияләреннән контроль анализлар алалар
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең көнчыгыш районара подразделениесе Мөслим бүлеге белгечләре хуҗалыкларда әзерләнгән чәчүлек орлык партияләреннән контроль анализлар алалар.
 
Следующая страница >>
Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом