Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Дуслык


redak@list.ru 

"Дуслык" ("Дружба", "Туслах") район газетасы өч - татар, рус, чуваш телендә, атнага өч тапкыр чыга, тиражы 10300 данә. 2005 елның февраленнән газетаны С.Н.Хәйруллина җитәкли.

Газета ТРның матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министрлыгы тарафыннан теркәлгән.  Теркәлү турындагы таныклыкның номеры 34.

Газета "Идел - Пресс" полиграфия - нәшрият комплексы" ААҖндә басыла (420066, Казан шәһәре, Декабристлар, ур. 2), күләме 1 басма табак.

Район газетасы 1931 елда чыгарыла башлый. Ул өч тапкыр исемен алыштыра, башта "Октябрь колхозчысы", соңрак "Коммунизм төзүчесе", һәм аннан "Дуслык" дип йөртелә башлый. "Дуслык" газетасы республиканың район газеталары арасында беренчеләрдән булып компьютерда җыю һәм версткалауга күчте. Газетаның тышкы йөзе, полиграфик бизәлеше тамырдан үзгәрде. Һәм хәзерге вакытта газета дизайн өлксендә эзләнүләр алып бара, газета стиленең яңа багланышлары күзәтеп барыла.

"Түгәрәк өстәлләр" укучылар, штаттан тыш хәбәрчеләр белән аралашуның популяр формасына әверелде.

Төрле тармаклар эшчәнлеген яктыртып барганы өчен алган бүләкләре газетаның киң даирә мәнфәгатьләрне колачлавын дәлилли. Мәсәлән, болар - 2003 елда ТРның Архитектура  һәм ТКХ министрлыгы дипломы, РФ Пенсия фондының "Пенсия тематикасына багышланган иң яхшы язма өчен" III дәрәҗә дипломы, 2003 елда "Татэнерго" һәм ТР Журналистар берлегенең "Многоликая энергетика" конкурсыныңдагы диплом, "Бәллүр каләм - 99" конкурсының "Иң яхшы район газетасы" номинациясендә лауреат исеме,  2004 елда "Кеше һәм табигать" конкурсының  "Вакытлы басмаларда иң яхшы язма" номинациясендә II дәрәҗә диплом һ.б.лар.

Газета битләрендә район тормышы, аның уңышлары, шатлыклары - барысы да яктыртыла, проблемалы мәсьәләләр дә күтәрелә. Газетаның мәгълүмати даирәсе үз эченә көн кадагына суккан аналитик, актуаль, объектив материалларны ала, район һәм шәһәр яңалыкларын, вакыйгаларны  укучыга оператив төстә җиткерә. Беренче биттә - "Кичә. Бүген. Иртәгә" сәхифәсе мәгълүматлары һәм "Сишәмбедән сишәмбегә" фотохәбәрләр тупланмасы, "Алтынчы баган" яңалыклар җыелмасы. "Коммуналь реформа гамәлдә", "Җирле үзидарә", "Депутат хозурында", "Социаль яклау", "АПК хәбәрләре", "Пенсия фондыннан", "Кеше һәм закон", "Мәдәният", "Мәгариф", "Эшмәкәрләргә",  "Кызыл. Сары. Яшел", "Эшлекле даирә" һ.б. рубрикалар даими чыгып тора, Экология, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау темалары кискен публицистик төсмердә бирелә ("Шәһәр экологиясе", "Экология", "Спорт күзәтүе", "Наркотикларга - юк дибез!" рубрикалары). Нурлаттагы уку йортлары, һөнәри лицей, югары уку йортлары филиаллары турындагы мәгълүматлар яшь укучыларга социаль ориентир өчен кулай.  "Сорау - җавап", "Диалог: укучы - газета" рубрикаларында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар. 2004 елда Җиңүнең 60 еллыгы алдыннан  газетада "Бөек Җиңүнең 60 еллыгына" рубрикасы ачылды. 2005 елның мартыннан маена кадәр укучылар арасында сугыш турындагы иң яхшы материалга конкурс үткәрелде. Конкурс материаллары газетаның махсус битләрендә басыла.

Гаезтаның һәр телдә чыгучысында да (татар, рус, чуваш) үз әсәрләрен "Литературная суббота", "Нурлы як" сәхифәләрендә биреп баручы авторлар бар.

2006 елда Нурлатның "Дуслык" газетасы үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Газета шул чор эчендә бай тәҗрибә туплап өлгерде, аның үзенә генә хас традицияләре бар. Газета коллективы зур иҗади потенциаллы тәҗрибәле белгечләрне дә, яшьләрне дә берләштергән. Алар һәрчак кызыклы  темалар, яңарышлар эзләүдә.

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
24 25 26 27 28 29 30
01 02 03 04 05 06 07
08 09 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 01 02 03 04

ЯҢАЛЫКЛАР

26-11-2008 09:06 / " Дуслык "
Бер уч хәбәр
БЮДЖЕТ ТУРЫНДА -ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕК АЛДЫНДА Узган җомга көн район башкарма комитетында район башлыгы урынбасары Ю.Терентьев һәм финанс-бюджет палатасы рәисе А.Рассихин катнашында 2009 елга район бюджеты проекты буенча җәмәгать тыңлаулары булды.
 
26-11-2008 09:00 / " Дуслык "
Абзац-Информ
БУ АТНАДА шәһәр Советының координация һәм хокук саклау органнары белән эшләү буенча даими комиссиясе ОВДның җинаять-үтәтү инспекциясе һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесе белән күмәк утырыш уздыруны планлаштыра. Анда ПДН яки УИИда исәптә торучы үсмерләр һәм аларның ата-аналары чакырыла.
 
26-11-2008 08:58 / " Дуслык "
КЫШ БЫЕЛ ДА КӨТЕЛӘ
Узган атнада Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Һ.Садыйков Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек турындагы карарга кул куйды.
 
17-11-2008 08:42 / " Дуслык "
БАШКОРТОСТАН ПРИЗЛАРЫ - БЕЗДӘ
Моннан җиде ел элек оештырылган Нурлат ат заводы аргамаклары быелгы чабыш сезонын да күркәм нәтиҗәләр белән төгәлләделәр. Биредә тәрбияләнүче, шул исәптән монда ук үрчетеп-үстерелгән аргамакларның Нурлат данын республикада һәм аннан читтә дә уңышлы яклаулары хакында ел дәвамында язып килдек. һәм менә кайбер нәтиҗәләр ясарга да уңайлы форсат чыкты.
 
17-11-2008 08:40 / " Дуслык "
Бизгәк һөҗүм итә
Роспотребнадзорның ТР Идарәсе Нурлат районы территориаль бүлеге материаллары буенча. Көз башлану белән бөер синдромлы геморрагик бизгәк (ГЛПС) белән авыручылар саны арту күзәтелә.
 
17-11-2008 08:35 / " Дуслык "
ТАРИХНЫҢ ТУЗАНЫ ДА КАДЕРЛЕ
Моннан 90 ел элек, 1918 елның 15 ноябрендә РСФСРның архив эше баш идарәсе үзенең Казан губернасындагы бердәнбер оешмасы буларак Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институтының статусын раслый. Татарстан Республикасының дәүләт архив эшенең тарихы әнә шуннан башлап исәпләнелә.
 
31-10-2008 10:22 / " Дуслык "
БИЗӘК БУЛЫРЛЫК БОҖРА
Шәһәрнең үзәк өлешендәге кайсы гына урамыннан үтсәң дә, нефтьчеләр средстволарына һәм аларның якыннан ярдәме белән салынган бина һәм корылмаларны очратасың.
 
31-10-2008 10:18 / " Дуслык "
Каникуллар башлана
Каникуллар җитә. Көзге каникуллар чорында балалар көне буена урамда эшсезлектән каңгырап йөрмәсләрме?
 
31-10-2008 10:14 / " Дуслык "
6 ноябрь - Суд приставлары көне
Суд приставларының Нурлат бүлеге коллективы эшләре турында бүлек начальнигы - өлкән суд приставы Әмир Насыйбуллин сөйли:
 
27-10-2008 09:20 / " Дуслык "
Юлчыга кайда ышыкланырга?
Яңгыр астында, җәен кояш кыздырганда автобус көтеп ачык һавада басып торуы бер дә күңелле түгел. Нурлатлылар шәһәрнең теге яки бу ягында павильоннар куйдыруда булышлык итүебезгә өметләнеп редакциягә язмача һәм телефоннан еш мөрәҗәгать итәләр. Бу мәсьәләне шәһәр җитәкчелеге дә көн тәртибеннән төшерми.
 
Следующая страница >>
Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом