Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Әлмәт таңнары

atannary@yandex.ru 

Таныш булыгыз: без!

"Әлмәт таңнары" Әлмәт шәһәрендә һәм районында татар телендә чыга торган бердәнбер газета дисәң дә була. Һәм  ул иң төп һәм әйдәп баручы газеталарның берсе булып тора. Аның беренче саны 3807 данә белән 1990 елның 1 гыйнварында чыкты. Соңгы 5-6 елда аның 4000 данәдән кимегәне булмады. Уртача тираж 4300 - 4400 данә тәшкил итә. Әлмәттә тагын 20 ләп газета-журнал чыгуын искә алганда, бу татар газетасы өчен аз сан түгел. Безнең тираж сертификациләнгән.

"Әлмәт  таңнары" газетасы атнага 3 тапкыр чыга. .омга саны 16 битле булып басыла.   

 Редакция беренче көннән үк тәҗрибәле кадрлар белән тупланды.  Бүген коллективта 19 кеше хезмәт куя. Шуларның җидесе иҗат белән шөгыльләнүче хезмәткәр.  7  хезмәткәр ТР Журналистлар берлегендә әгъза булыр тора. Газетаның җиде хезмәткәре, "Әлмәт таңнары" тәкъдим итүе буенча 3 җәмәгать хәбәрчебез публицистика бу­енча Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиягә лаек булдылар. 4 кеше "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исемен йөртә. Моннан тыш ТР министрлыкларының, шәһәр һәм район хакимиятенең, Журналистлар союзының һәм башка органнарның Мактау грамоталарына, почетлы дипломнарына ия булучылар да байтак. Шунысын да билгеләп узасы килә, "Әлмәт таңнары" газетасында эшләүчеләрнең барысы да каләм тибрәтә, шулай ук фотосурәтләр ясый, компьютерда эшли белә. Газетабыз штаттан тыш хәбәрчеләргә дә бай.

Газета республика, шәһәр һәм район, күләмендә уздырылган төрле бәйгеләрдә дә актив катнаша һәм җиңүләр яулый. 2005 елда массакүләм мәгълүмат чаралары арасында оештырылган  республика күләмендәге бәйгеләрнең 12 сендә  дипломант исеменә лаек булды. 2006 елда да шундый ук 13 җиңү яуланды. 

 Кыскасы, "Әлмәт таңнары" армый-талмый халыкка хезмәт итүен дәвам итә. Ул газета укучыларны шәһәр һәм район тормышы, төрле вакыйгалар,  мәгълүматлар, хезмәт алдынгылары, тормышыбыздагы тискәре яклар белән таныштырып барудан тыш халыкның югала барган кыйбласын табышуга, татар халкының иҗтимагый, мәдәни, әдәби һәм әхлакый мирасын, туган телне кабат кайтаруга, әхлакый саф кешеләр тәрбияләүгә зур игътибар бирә, бу уңайдан чын-чынлап көрәшчегә әверелде. Редакциягә килгән күпсанлы хатларның эчтәлегенә караганда, укучылар да без алган кыйбланы хупладылар, эшчәнлегебездән канәгатьләр.

Безнең адрес: 423450, ТР, Әлмәт шәһәре, Ш.Мәрҗани урамы, 82.

Телефоннар:

25-52-89 - баш мөхәррир

25-52-27- баш мөхәррир урынбасары

25-66-20 (факс)  - кабул итү бүлмәсе,

25-52-27 - бухгалтерия

25-18-29 - җаваплы сәркатип.

 

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
24 25 26 27 28 29 30
01 02 03 04 05 06 07
08 09 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 01 02 03 04

ЯҢАЛЫКЛАР

03-12-2008 13:31 / " Әлмәт таңнары "
Авыр сүзләр әйтмик әниләргә, утка салмыйк алар йөрәген
10 нчы ел инде ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан 28 ноябрь көнне .Акчарлак. ресторанында тормыш бүләк итүче, күңел назын, җылысын өләшүче изге затларга - кадерле әниләребезгә багышланган кичә булып узды.
 
03-12-2008 13:30 / " Әлмәт таңнары "
Яңалыклар

 
03-12-2008 13:28 / " Әлмәт таңнары "
Габдрахманлылар тамашачыны әсир итте
Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы каршындагы татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау дәүләт үзәге Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты, Саратовның «Гексар» ЯАҖ, Ульяновск өлкәсенең «Иске Кулатка районы» муниципаль берәмлеге администрациясе белән берлектә «Түгәрәк уен» татар фольклор коллективларының Беренче Бөтенроссия фестивален үткәрде. Дәүләт татар фольклоры үзәге фестивальдә катнашкан һәм үзенең матур бизәлешле, оста чыгышлары белән аңа ямь өстәгән ТР Әлмәт районы Габдрахман авылыннан «Сәрбиназ» кубызчылар ансамбленә гаять зур рәхмәтен белдерә. Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты.
 
03-12-2008 13:26 / " Әлмәт таңнары "
Рәхмәт хаты
Шушы көннәрдә ТР Министрлар Кабинетыннан Премьер-министрның беренче урынбасары Р.Ф.Моратов имзасы белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Р.Ф.Әбүбакиров исеменә рәхмәт хаты килеп иреште.
 
03-12-2008 13:22 / " Әлмәт таңнары "
Махсус стипендягә ия булдылар
Әлмәт муниципаль районы җитәкчелегенең шәһәребездә урнашкан югары, урта һәм башлангыч махсус уку йортларында белем алучы студентларга, аспирантларга игътибар күрсәтүе, аларга уку өчен уңайлы шартлар тудыру матур традициягә әверелде. Сәләтле студентларны Әлмәт муниципаль районы башлыгының махсус стипендиясе белән бүләкләү күркәм гамәлләрнең берсе булып тора.
 
28-11-2008 10:12 / " Әлмәт таңнары "
Әниләр бәйрәме күңелле узды
25 ноябрь көнне Россия ГУФСИНының ТР буенча 9 нчы МРУИИ ФБУсында учетта торучы шартлы рәвештә хөкем ителгән балигъ булмаганнар .СемьЯ. гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә Әниләр көненә багышланган бәйрәмгә әзерлек чараларында үзләренең өлешләрен керттеләр.
 
28-11-2008 10:10 / " Әлмәт таңнары "
Яңалыклар

 
28-11-2008 10:02 / " Әлмәт таңнары "
Ришвәтчелеккә чик куелырга тиеш
25 ноябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Р.Ф.Әбүбакиров рәислегендә коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен тормышка ашыру буенча чираттагы комиссия утырышы булып узды. Анда муниципаль служба вазифаларына эшкә алу системасы, Әлмәт муниципаль районының коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен тормышка ашыру буенча комиссиясенең .Шәһәрдә урнашкан югары уку йортларында коррупцион хокук бозуларны кисәтү буенча алып барылучы эш һәм чаралар турында.гы карарының үтәлеше һәм торак төзелеше, биналарны арендага бирү өчен җир участоклары бүлү буенча җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы эшчәнлеге тикшерелде.
 
28-11-2008 09:54 / " Әлмәт таңнары "
Өлкәннәр компьютер нигезләренә төшенә
24 ноябрьдә 4 нче мәктәп базасында .Өлкән буын университеты.ның филиалы ачылды.
 
28-11-2008 09:44 / " Әлмәт таңнары "
Дуслар җыелган җирдә
Соңгы елларда авыл Мәдәният йортларының йөзе күзгә күренеп үзгәрсә дә, алар арасында Түбән Абдул Мәдәният йорты шикелле 40 ел дәвамында мәдәният утын сүндермичә, гөрләтеп яшәп килүчеләре сирәк. Узган атнада түбәнабдуллылар авыл Мәдәният йортының һәм китапханәнең 40 еллыгын билгеләп үттеләр. Әлеге уңайдан биредә зур бәйрәм кичәсе узды.
 
Следующая страница >>
Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом