
lai-ru@yandex.ru
Перейти на страницу издания
Хезмәткәрләр
 |
Руслан Сирин улы ҖӘЛӘЕВ - мөхәррир. 1971 елның 21 июлендә Баулы районы Кәрәкәшле авылында туган. 1988 елда Кәрәкәшле урта мәктәбен тәмамлый. Совет Армиясе сафларында 1989-91 елларда хезмәт итә. 1992 елда Казан дәүләт университетының Татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләр факультетының тарих төркеменә укырга керә. 1997 елда укуын төгәлләгәч, Бөгелмә шәһәренең 14нче татар гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли. 2007 елның февраленнән "Бөгелмә авазы" газетасында мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 2007 елның 18 сентябреннән баш мөхәррир итеп билгеләнә.
|
 |
Любовь Михайловна Сидорочева - баш хисапчы. 1960 елның 16 маенда Бөгелмә шәһәрендә туа. Уфа финанс техникумын тәмамлый. 2000 елдан алып "Бөгелмә авазы"нда баш хисапчы булып эшли. Бер ул үстерә.
|
 |
Клара Ясир кызы Усманова - секретарь-машинистка. 1966 елның 24 мартында Башкортстанның Бакалы районы Катай авылында туа. Редакциядә 1993 елдан эшли. Кияүдә. Ике кызы бар.
|
 |
Әлфия Салих кызы Мостафина - җаваплы секретарь. 1954 елның 15 ноябрендә Актаныш районының Кыркаентүбә авылында туа. Казан дәүләт университетының мехмат факультетында белем ала. 1984 елдан бирле редакциядә эшли, "Бөгелмә авазы"нда - 1991 елдан. Өч улы бар.
|
 |
Сания Фигенир кызы Хөснуллина - корректор. 1967 елның Татар Димскәе авылында туа. Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлап, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Редакциядә - 1998 елдан. Кияүдә. Бер улы, бер кызы бар.
|
 |
Гөлсинә Миһман кызы Мозаффарова - компьютерда версткалаучы. 1958 елның 19 февралендә Чирмешән районы Түбән Чегодай авылында туа. Редакциядә - 1987 елдан, "Бөгелмә авазы"нда ачылганнан бирле эшли. Кияүдә. Бер кызы бар.
|
 |
Илдус Миннирамил улы Сайфутдинов - компьютерда версткалаучы. 1985 елның 30 ноябрьендә Бавлы районы Яңа Чүте авылында туа. Редакциядә - 2004 елдан бирле эшли.
|
Редакциянең адресы:
423230, Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, К.Маркс урамы, 32 нче йорт, “Бөгелмә авазы” газетасы редакциясе.
Телефоннар һәм e-mail
мөхәррир – 4-83-30, верстка бүлеге – 4-80-10, хатлар, мәктәпләр бүлекләре – 4-78-39, бухгалтерия – 4-78-11, e-mail: lai-ru@yandex.ru |
|


 |
 |
28-11-2008 13:57 / "
Бөгелмә авазы
"
|
 |
|
Мәктәп горурлыгы
|
2 нче физика-математика лицеенда укучы чибәр, сөйкемле кыз Эльвира Ганиева 1 нче сыйныфтан ук фәкать “5”ле билгеләренә генә укый. “Эльвира үрнәк тәртибе, җитди һәм шул ук вакытта гади, максатчан, тырыш, сабыр, акыллы булуы белән мәктәбебезнең даны, горурлыгы булып тора”, – ди аның сыйныф җитәкчесе Нурия Марс кызы Ягъфәрова.
|
|
|
 |
 |
28-11-2008 13:57 / "
Бөгелмә авазы
"
|
 |
|
Сез иң гүзәл кеше икәнсез
|
Хезмәтендә һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашуы белән Татар Димскәендә олысы-кечесенең ихтирамын яулаган абруйлы укытучылар гаилә династиясе бар. Бу – Зәйнуллиннар гаиләсе. Аларның гомуми эш стажы – 164 ел.
|
|
|
 |
 |
28-11-2008 13:55 / "
Бөгелмә авазы
"
|
 |
|
“Суыту” сезоны башланды
|
Җәй айларында “Бөгелмә авазы” газетасының бер санында Воровский урамындагы 64 нче йортта яшәүчеләр исеменнән язган хатым басылып чыккан иде.
|
|
|
 |
 |
28-11-2008 13:54 / "
Бөгелмә авазы
"
|
 |
|
Гражданнарны кабул итү
|
“Единая Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе җирле бүлегенең гомуми кабул итү бүлеге шимбә һәм якшәмбедән кала һәр көнне 14–18 сәгатьтә, депутатлар, идарә җитәкчеләре белән берлектә, гражданнарны түбәндәге адрес буенча кабул итә: Бөгелмә шәһәре, М.Җәлил урамы, 31 нче йорт (Техника йорты), 312 нче бүлмә.
|
|
|
 |
 |
28-11-2008 13:54 / "
Бөгелмә авазы
"
|
 |
|
Яшьләр – кыю халык, ләкин...
|
Яшьләр турында әллә нәрсәләр әйтеп бетерәбез инде... Киләчәк – яшьләр кулында.... Яшәсен яшьлек... Тагын әллә нәрсәләр шунда... Ләкин яшьләр өлкәннәрдән тәҗрибә алырга тиешләр. Бу – закон! Тормыш законы!! “Лениногорскнефть” идарәсендә шушы кагыйдәне гел истә тоталар дисәк, мөгаен, арттыру булмастыр.
|
|
|
 |
 |
28-11-2008 13:52 / "
Бөгелмә авазы
"
|
 |
|
Тыңлаулар узды
|
2008 елның 27 ноябрендә хакимият бинасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Марат Минхәйдәров җитәкчелегендә “Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәренең 2009, 2010 – 2011 елларга бюджет проекты турында” гаммәви тыңлаулар узды.
|
|
|
 |
 |
28-11-2008 13:52 / "
Бөгелмә авазы
"
|
 |
|
Казаннан җиңү яулап
|
Татар мәдәният үзәгенең халык театры күптән түгел мәркәзебез Казанда үткәрелгән Халык театрлары ункөнлегенә барган иде. Ункөнлекне исә нәкъ менә безнең театр башлап җибәрде. Бу үзе дә безнең театрның республика күләмендә абруе зур булуын күрсәтүче бер галәмәт, әлбәттә.
|
|
|
 |
 |
28-11-2008 13:43 / "
Бөгелмә авазы
"
|
 |
|
Җәнлекләр дөньясын тамаша кылдык
|
Шушы көннәрдә Татар мәдәният үзәге, әйтергә мөмкин, туры мәгънәсендә җәнлекләр һәм кошлар дөньясына әйләнде. Шәһәр һәм район мәктәпләре, танылган шагыйрь, атаклы әкиятче Абдулла Алишның тууына 100 ел тулуга багышлап, аның әкиятләрен сәхнәләштереп алып килгәннәр.
|
|
|
 |
 |
12-11-2008 14:39 / "
Бөгелмә авазы
"
|
 |
|
Яңа сауган сөтне – табынга
|
22–26 октябрьдә үткән Россия һәм Беларусь илләренең халыкара күргәзмәсендә Бөгелмә җитештергән “Голландский” сыры һәм сары май иң олы бүләккә – алтын медальгә лаек булды. Моннан атна-ун көн элек кенә 4 процентлы ряженка “Алтын көз” Бөтенроссия күргәзмәсеннән бакыр медаль алып кайткан иде.
|
|
|
 |
 |
12-11-2008 14:38 / "
Бөгелмә авазы
"
|
 |
|
Шәһәр планеркасыннан
|
-10 ноябрьдә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Наил Мәһдиев Мәскәүгә кече шәһәрләр съездына китте. БМО-Хабитат бүләгенә лаек булган шәһәребез хәзер ил күләмендә мәгълүм.
|
|
|
Следующая страница >>  |
 |
|
|