
|
tulinf@rambler.ru
Райондагы мәгълүмат чараларының иң өлкәне — “Теләче” газетасы. Ул 2001 ел башыннан бирле чыгып килә. Ә тарихка күз салсак, район газетасы 1935-1956нчы елларда “Сталинчы” исеме белән нәшер ителгән. Мөхәррире Ибраһим Гыйниятулла улы Халиков исемле кеше була. 1945 елның башыннан редакторлык вазыйфасы Захар Трофимович Ивановка тапшырыла. Аннан соң бу вазыйфаны Ш.Заманов башкара. “Сталинчы”ның кайбер номерлары латинча да басылган. 1957 елда газетаның исеме “Югары уңыш өчен” дип үзгәртелә. Шул елдан башлап, 1959 елга кадәр газета Гыйльми Гариф улы Гарипов җитәкчелегендә чыга. Газета “За высокий урожай” исеме белән рус телендә дә нәшер ителә. 1935-1959 елларда басылган әлеге газеталарның тиражы 2 мең данәгә җиткән. 1991 елда Теләче районы яңадан торгызылгач, 1992 елдан башлап районда “Теләче хәбәрләре” газетасы нәшер ителә башлый. Аның беренче редакторы Галимҗан Биккинин була. 2001 елның гыйнварендә “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге канаты астында нәшер ителүче “Теләче” газетасы дөньяга чыкты. Район газетасы битләрендә һәрвакыт җәмгыятьтәге үзгәрешләр чагылып бара. Газетада заманында колхоз оештыру, кулакларны, халык дошманнарын фаш итү хакында еш язылса, Бөек Ватан сугышы елларында ул халыкны сугышка мобилизацияләүгә, тылдагы хезмәтне оештыруга, халыкта җиңү рухы тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Соңрак исә район газетасы Коммунистлар партиясенең карарларын тормышка ашыруда нәтиҗәле эшли. Хрущев заманында кукуруз үстерү технологиясен дә бик киң пропагандалый район газетасы. Ул елларда аңа, В.И. Ленин васыять иткәнчә, пропагандистлык, агитаторлык, оештыручы вазыйфасы йөкләтелгән була. Бүген исә “Теләче” газетасы аша без район хәбәрләрен беләбез, яңалыклар һәм шушы төбәктә яшәүче каләм ияләренең шигырьләре, хикәяләре белән танышып барабыз. Газетаның тиражы елдан-ел арта. Быел районда аны 2277 гаилә алдыра. Заманына күрә тиражы аз түгел. Республикада газет-журналлар саны айлап түгел, көнләп һәм сәгатьләп арткан бер вакытта “Теләче” үз укучыларын саклап кала алды. Шулай булмыйни, газетаның эчтәлеге бай, матур һәм зәвыклы. Анда, авыл хуҗалыгы, гаилә проблемаларын, дини темалар яктырткан мәкаләләр белән бергә, әдәби әсәрләргә дә урын бирелә. “Теләче” газетасы төрле елларда республикакүләм иҗади конкурсларда да катнашып килә. 2004 елда республика күләмендә уздырылган конкурста “Җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртучы” газет- журналлар арасында һәм 2005 елда “Спорт темасын иң яхшы яктыртучы” матбугат чаралары конкурсында “Теләче” газетасы икенче урынга лаек булды. Газета шулай ук укучы хатлары белән эшләүне дә үзенең төп бурычы дип саный. Аларның күпчелеге газета битләрендә дә дөнья күрә. Бу укучы белән газета арасында багланышларның нык булуына бер дәлил. Халыкчан булуыбызның тагын бер үрнәге булып “Халык авазы” рубрикасы тора. Бу рубрика менә икенче ел инде укучыларыбыз арасында зур кызыксыну уята. Халык үз фикерләрен, уй-борчуларын матбугат аша белдерә. |
|


 |
 |
28-11-2008 12:48 / "
.Теләче. газетасы.
"
|
 |
|
.Наил мәчете. нур өләшә
|
Мәчетле авыл бәхетле авыл. Урта Мишә авылындагы мәчетнең тарихы 1882 елларга барып тоташа. Авыл имамы Нурмөхәммәт ага сүзләренә таянсак, мәчет шул вакыттан 1940 елларга кадәр эшли әле. Кырык беренче елда манарасы киселеп, мәктәп ролен үти башлый. Дин кабат күтәрелгәч, 1992 елда мәктәп кабат мәчет итеп үзгәртелә, манара куела.
|
|
|
 |
 |
17-11-2008 14:39 / "
.Теләче. газетасы.
"
|
 |
|
.Искә алып килгәнегез өчен рәхмәт.
|
Югары Мирәтәк авылында керәшен карендәшләребез гомер кичерә. Бу авылда элек-электән керәшен халкы яшәде. Район үзәгеннән еракта калган авыл халкы белән күрешәсе килеп шунда бардык. Җәйге чорда булган бар иде Мирәтәктә. Ул чакта авыл урамын шәһәрдән кунакка кайткан бала-чага бизи иде. Ә бүгенге ноябрьнең бер көнендә авыл тынып калган.
|
|
|
 |
 |
17-11-2008 14:30 / "
.Теләче. газетасы.
"
|
 |
|
Тормышны мәктәп түгел, ә тормыш мәктәпне үзгәртә
|
Гадәттә мәктәпләрдә дәресләр укучыларның басып укытучылары белән исәнләшүеннән башлана. Ә менә Үзәк урта мәктәбендә белем алучы 10 егет өчен иртәнге көн һәм һәр дәрес хәрби җитәкчегә рапорт бирү белән башланып китә. Әлеге сыйныфта, ягъни Үзәк урта мәктәбенең 6 .К. сыйныфында, гади мәктәп укучылары түгел, ә киләчәктә Ватаныбызның хак сакчылары булачак батыр егетләр белем ала.
|
|
|
 |
 |
20-10-2008 11:51 / "
.Теләче. газетасы.
"
|
 |
|
Юллар алтынга тиң
|
Юллар элек-электән Россиянең төп бәласы. Әлеге темага багышланган афоризмнар, мәзәкләрнең күп булуы проблеманың җитди булуын күрсәтә. Элек бу проблема белән көрәшмәгәннәрме әллә соң? Юк, әлбәттә. Әби патша төзеткән таш юллар моның ачык мисалы булып тора. Әлеге юл безнең районыбызның территориясе аша да уза һәм аның калдыклары әлегәчә сакланып килә.
|
|
|
 |
 |
13-10-2008 15:56 / "
.Теләче. газетасы.
"
|
 |
|
Ватанны саклау кем кулында
|
1 октябрьд.н РФне. ..р субъектында да 2008 елны. х.рби хезм.тк. к.зге чакырылыш башланды. Агымдагы елны. 1 гыйнварыннан федераль канун нигезенд. х.рби хезм.т срогы 1 елга кад.р кыскартылды.
|
|
|
 |
 |
02-10-2008 09:14 / "
.Теләче. газетасы.
"
|
 |
|
Яңарышларга йөз тотып
|
Олы Мәтәскә урта мәктәбенә физика фәнен укытуда яңа информацион технологияләр турында сөйләшү өчен районның физика фәне укытучылары семинар-практикумга җыйналды.
|
|
|
 |
 |
22-09-2008 09:56 / "
.Теләче. газетасы.
"
|
 |
|
Ленин урманчылыгы: без алдынгылар рәтендә
|
Россия урманнарга бик бай ил, ләкин байлык никадәр күбрәк булса, аны саклавы, да шулкадәр катлаулырак.
|
|
|
 |
 |
06-08-2008 11:11 / "
.Теләче. газетасы.
"
|
 |
|
Президент әйткәннәргә колак салып.
|
Республикабыз Президенты Минтимер Шәймиев Аксубайдагы семинар-киңәшмәдә беренче сортлы сөтне 8 сумнан җыярга кирәклеге турында әйткән иде.
|
|
|
 |
 |
06-08-2008 10:41 / "
.Теләче. газетасы.
"
|
 |
|
Без барабыз мәктәпкә...
|
5 август көнне ТР Министрлар Кабинетында .Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит. республикакүләм хәйрия акциясенә багышланган видеоконференция булып үтте.
|
|
|
 |
 |
04-07-2008 00:00 / "
.Теләче. газетасы.
"
|
 |
|
Бер рәхәтнең мең михнәте
|
1 июль көнне ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сулыкларда батып үлүчеләрнең саны арту турында сүз алып барылды.
|
|
|
Следующая страница >>  |
 |
|
|