Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Тәтеш таңнары


avangard_tet@pochta.ru  "Авангард" тарихыннан 2008 елда район "Авангард" газетасына 90 ел тула. Үзенең исемен аклап, ул һәрвакыт-НЭП, коллективлаштыру һәм индустрияләштерү, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы бишьеллыклар чорында-алгы сызыкта була. Бүген дә "Авангард"- киң билгелелек трибунасы, район тормышындагы яңалыкларны белү өчен, аны һәр йортта түземсезләнеп көтеп алалар. Тәтештә нәшер ителгән беренче газеталар "Голос пахаря", "Известия Тетюшского Совета рабочих и крестьянских депутатов", "Красный маяк" исемнәре белән чыга. 1919 елның августында атнага 3 тапкыр "Плакатный вестник" газетасы чыга башлый. Ә 1920 елның мартыннан аны "Красный луч" газетасы-РКП (б) өяз комитеты һәм өяз башкарма комитеты органы алыштыра, ул атнага 2 тапкыр чыга. Басмалар сериясендә "Страничка женщины" һәм "Юный клич" газеталары була. " Неделя Красного фронта" газетасы аеруча әһәмиятле, аның исеме әлеге басманың 1920 елда Кызыл фронтка ярдәм кампаниясенә туры китерелеп чыгарылуын аңлата. 1919 елның 24 гыйнварыннан татарча "Тәтеш хакыйкате" газетасы чыга башлый, ул РКП (б) Тәтеш мөселманнар секциясе органы була. Газетаның баш мәкаләсе Ленин "Правда"сына багышлана. "Без, Тәтеш мөселман большевиклары, -диелә шул баш мәкаләдә,- безнең большевестик газетабыз да, бөтен революцион Россия өчен "Правда" газетасы кебек, Тәтеш өязе хезмәт массаларының җитәкче авангарды булыр дип ышанабыз". ... Еллар уза. Беренче авырлыклар артта кала. 1930 елның 1 сентябреннән Тәтеш район газетасы "Ударник" дип атала. 30нчы еллар башында Тәтеш кантон итеп үзгәртелгәч, "Ударник" ВКП (б)ның Тәтеш райкомы, райбашкарма комитеты, райпрофсоюзы һәм шәһәр Советы органына әверелә. Ул 5 көнгә бер тапкыр чыга. Биредә әлеге газетаның яшь мөхәррире Константин Перовны искә алырга кирәк. Ул принципиаль шәхес, чын оештыручы 1938 елның 7 маеннан газета янә исемен үзгәртә һәм "Ленинская правда" була. Ә "Авангард" исемен безнең газетабыз 1963 елның 5 апреленнән бирле йөртә ("Авангард" исеме белән чыгып килгән дубляж газетасы 1999 елның 25 маеннан "Тәтеш таңнары" дип үзгәртелде). Редакция коллективы, элгәрләренең данлы традицияләрен дәвам итә барып, райондагы барлык әһәмиятле вакыйгаларны объектив һәм оператив яктыртырга тырышып, туган җире, якташлары хакына эшләвен дәвам иттерә. 2003 елда "Авангард" берьюлы берничә республика бәйгесе лауреаты булды, Бөтенроссия бәйгесе Дипломы белән бүләкләнде. Кайбер басмалар тиражларын киметүгә карамастан, без үз укучыларыбызны саклап кала алдык. Ә бит тираж теләсә кайсы газетаның укучылар тарафыннан ихтыяҗи булуын дәлилли. Шуны да әйтергә кирәк, бүген район газетасын районда яшәүче һәр дүртенче кеше, ягъни һәр гаилә диярлек алдыра. һәм сәләтле журналист була. Моны түбәндәге факт та раслый. Аны, район газетасы мөхәррирен, ВКП (б) өлкә комитетына матбугат секторы бүлеге мөдире итеп алалар. Аннары "Красная Татария" мөхәррире итеп билгелиләр, соңрак-Татарстан Министрлар Советы Рәисе урынбасары.
ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01

ЯҢАЛЫКЛАР

25-12-2008 09:08 / " Тәтеш таңнары "
Каникуллар башлана
Балаларның кышкы каникулларын оештыру . мөһим мәсьәләләрнең берсе.
 
03-12-2008 11:20 / " Тәтеш таңнары "
Әниләргә рәхмәт хисләре белән
Әниләр көненә багышланган тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Николай Зотов Киртәледән Надежда Абраконовага (рәсемдә) һәм Тоншермадан Евдокия Федоровага .Ана даны. медальләре тапшырды. Балалар бакчаларында тәрбиялә.нүчеләр әниләргә багышлап әзерләгән концерт һәркемнең күңеленә үтеп керерлек, сокландыргыч матур булды, алар башкарган һәр номерны тамашачылар тирән алкышларга күмделәр.
 
03-12-2008 11:20 / " Тәтеш таңнары "
Әниләргә рәхмәт хисләре белән
Әниләр көненә багышланган тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Николай Зотов Киртәледән Надежда Абраконовага (рәсемдә) һәм Тоншермадан Евдокия Федоровага .Ана даны. медальләре тапшырды. Балалар бакчаларында тәрбиялә.нүчеләр әниләргә багышлап әзерләгән концерт һәркемнең күңеленә үтеп керерлек, сокландыргыч матур булды, алар башкарган һәр номерны тамашачылар тирән алкышларга күмделәр.
 
28-11-2008 09:49 / " Тәтеш таңнары "
Тәнкыйтькә эләктеләр

 
26-11-2008 10:35 / " Тәтеш таңнары "
Хәрби җыеннар өчен . рәхмәт

 
19-11-2008 10:43 / " Тәтеш таңнары "
Арендаторның эшеннән канәгатьләр
Лаптевкада җиргә уртак милек өлешендә катнашучыларның җыелышы булып узды.
 
19-11-2008 10:40 / " Тәтеш таңнары "
График буенча
"Айра" төзелеш компаниясе, эшне вакытында башкарып, Жуково авылында Тәтеш төзелеш материаллары комбинатын төзүне дәвам итә.
 
14-11-2008 15:00 / " Тәтеш таңнары "
Яңалыклар
"ЯҢА ГАСЫР" МӘДӘНИ-КҮҢЕЛ АЧУ ҮЗӘГЕ ЯШЬЛӘР белән эшләү нәтиҗәләре буенча республика кино учреждениеләре арасында бишенче ел рәттән 4нче урынны алды.
 
12-11-2008 10:10 / " Тәтеш таңнары "
Россиягә хезмәт итәм!
Әлеге горур һәм күп нәрсәне йөкләүче бу сүзне ел йомгаклары буенча төрле дәрәҗәдәге грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнгән .Форпост. яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең күпчелек әгъзаларыннан ишетергә мөмкин.
 
12-11-2008 10:06 / " Тәтеш таңнары "
Ярдәм бар, нәтиҗә кирәк
Районның терлекчелек тармагындагы эшләрне анализлап, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Евгений Курков сөт җитештерү һәм сатуның кимүе турында әйтми кала алмады.
 
Следующая страница >>
Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом