Volzhskie-zori@yandex.ru
Кама Тамагы районының "Алга" ("Вперед") исемле газетасының беренче саны 1932 елның 3 маенда дөнья күрә. Газета ике телдә төрле битләрдә 4 битләп чыга һәм материаллар берүк вакытта татар һәм рус телләрендә, беренче очракта кириллица, икенче очракта латын хәрефләре белән җыела, рәсемнәр кулланылынмый. Газета ВКП (б)ның Кама Тамагы райкомы, хезмәт ияләре депутатларының район Советы һәм райпрофсовет органы була. Ул 30 нчы елларда илне күмәкләштерү, индустриализацияләү һәм электрлаштыруга бәйле карарларны тормышка ашыруда куәтле идеологик корал булып тора. 1938 елда газета "Кызыл байрак" ("Красное знамя") дип үзгәртелә.
Газета бу чорда халык арасында укый- яза белмәүне бетерү, ызба- читальнялар, клублар, кызыл почмаклар оештыру турында яза. Газета авылда мәдәниятны үстерүче, кызыклы эшләрнең башлангычы буларак чыга. Ул вакытта авылда техника булмый, зур игътибар атлар куллануга юнәлдерелә. Ат караучылар слетлары һәм перекличкалары үткәрелә, тырмачылар, сукачылар ярышлары оештырыла. Газета битләрендә кадрлар мәсьәләсенә, партия һәм комсомол оешмалары эшенә зур урын бирелә.
Басма Бөек Ватан сугышы елларында күмәк оештыручы һәм куәтле мобилизацияләүче көч буларак чыга. Газета фашистларга каршы агитация җәелдерә, хезмәт батырлыгына өнди, ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт тәрбияли. 1939-1941 елларда газетаның элеккеге мөхәррире С.Сосипатров яу кырында батырларча һәлак була. Редакциянең тугыз хезмәткәре сугыш афәтен үз иңендә татый, дистәләрчә хезмәткәр тыл хезмәткәре була.
Узган гасырның илленче-алтмышынчы еллардагы мәкаләләр халык хуҗалыгын торгызуга, тыныч хезмәт батырлыкларына багышлана. Бу чорда рус һәм татар газеталары аерым-аерым да, бергә дә эшли.
Республикада танылган шәхесләр дә газетабызда эшләгән. Алар арасында - язучы-драматург, ТР Дәүләт Советы депутаты Т.А.Миңнуллин, соңрак "Ватаным Татарстан" газетасы мөхәррире булып эшләгән М.А.Әһлиуллин, СССР Язучылар Берлеге әгъзасы Г.И.Бабаев, Россия Язучылар Берлеге әгъзасы В.П.Андреев, ТР ФАнең тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре З.З.Рәмиев, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Р.И.Хәйруллина, һәвәскәр шагыйрь Хәмит Вәлиди, Нариман Камалов һәм башка бик күп танылган галимнәр, язучылар һәм шагыйрьләр газета белән актив хезмәттәшлек итә.
2000 елның 3 гыйнваренда газетаның исеме "Идел таңнары" ("Волжские зори") итеп үзгәртелә. Редакциягә заманча компьютер оргтехникасы сатып алына. Газета редакциядә җыелып, калыпка салынды.
2006 елның гыйнвареннан газетаның оештыручысы - "Татмедиа" массакүләм коммуникацияләр буенча Татарстан Республикасы Агентлыгы. Полиграфия эшен "Идел-пресс" нәшрият комплексы башкара, әзер материаллар Интернет аша җибәрелә. Берүк вакытта "Татмедиа" порталында газетаның үз бите бар, анда район яңалыклары урнаштырыла. Газетаның тиражы сертификацияләнгән, Милли тираж хезмәтенең тиешле таныклыгы бар.
Газета сайлау һәм башка иҗтимагый-сәяси кампанияләр барышында актив эшли, халыкны һәм Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу, ЖКХны реформалаштыру, социаль ипотека, хәйрия, хезмәт, әхлакый, эстетик һәм патриотик тәрбияләү темасын, районның мәдәни- көнкүреш өлкәсе эше, социаль икътисадый үсешен яктырта. Материалларның аерым бер өлеше агропромышленность комплексын сәламәтлек саклау, мәгариф, кулай һәм уңайлы торакны үстерү буенча өстенлекле милли проектларны, шулай ук республика һәм район программаларын гамәлгә ашыруга багышланган. Газета эшләү дәверендә берничә тапкыр Мактау грамоталары, Дипломнар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Алар арасында- Нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе идарәсенең газетаны иң яхшы бизәгән өчен Дипломы, Дәүләт нәшрият комитетының озак еллар һәм нәтиҗәле эш өчен Мактау грамотасы, Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министрлыгы Дипломы, хәйрия идеяләрен популярлаштырганы өчен "2006- Россиядә хәйрия елы" Бөтенроссия изге эшләр фестивале Дипломы, тыюлык эшен хуплауда халыкара хәрәкәтне үстерүгә керткән өлеше өчен кыргый табигатьне саклау Үзәге Дипломы, "Хезмәтне саклау һәм шартлары" республика конкурсында беренче урын өчен ТР хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы Дипломы, "Многоликая энергетика" конкурсы йомгаклары буенча "Татэнерго" ААҖ рәхмәт хаты, наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өлкәсендә актив эш өчен наркотиклар әйләнешенә контроль буенча федераль хезмәт идарәсенең Мактау хаты, шулай ук район хакимияте, район Советы, идарә һәм бүлекләрнең төрле бүләкләре. |