algared@yandex.ru
Җиңү елында, төгәлрәге, 1945 елның 25 гыйнварында "Большевистик" колхоз өчен" исеме белән тәүге саны дөнья күргән тәрҗемә район газетасына 60 яшь тулды. Кеше өчен пенсия яше инде ул: бу вакытта балалар үсеп, тормыш корган, оныклар үскән, хәтта онык балалары да туган була. Газета өчен 60 ел аз да түгел, күп тә түгел. Чөнки ул картаймый - гел яшәрә генә бара. Коллективы да алышына, яшьләр, укымышлыраклар килә, техника казанышлары да киң файдаланыла, хәтта язу ысулы да үзгәрә, камилләшә. Хәзер кыскалык, конкрет язу укучы өчен уңайрак дигән фикердә торалар. Ә бит шушы газетаны ясауга күпме кешенең хезмәте куела: журналист, корректор, оператор, тәрҗемәче, версткалаучы, басучы һәм дә хәбәрчеләр иҗаты җимешләре... Газета исемен дә үзгәрткәләгән. Башта, "Большевистик колхоз өчен", аннары "Сталин юлыннан", "Җиңү байрагы" һәм "Алга" дип чыккан. Нәкъ ун урынбасар эшләгән. Болар - Г.Хәйретдинов, М.Әминова, Р.Галәвин, З.Халиков, П.Апушев, П.Максимов, Җ.Ганиев, И.Бариев, М.Апушев һәм Н.Галиева. Һәммәсе дә газета кызыклы, тирән эчтәлекле, укучыны җәлеп итәрлек булсын өчен тырышкан, күп хезмәт, акыл көчен куйган. Бездә Гурий Тавлин, Сәмига Сәүбанова, Рахмай Хисмәтуллин, П.Апушев һәм башка талантлар канат ныгыткан, шигырь, хикәя, зарисовкалар белән укучыны сөендергән.
Шушы дәвердә күпсанлы авыл хәбәрчеләре үз язмаларын урнаштырган. Алар арасында озак еллар безнең белән хезмәттәшлек иткән ветераннар М.Садыйков, Я.Абдрахимова, П.Апушев, Н.Александров, С.Закиров, Ф.Мингалиева, дистә елдан артык иҗат җимешләрен юллаучы А.Баширов, Р.Нәҗметдинова, В.Хөсәенова, С.Куянов, З.Гыйниятова, яшьләрдән Н.Вараксина, Г.Сафина, Л.Гайфуллина, Г.Гарипова, мәктәп укучыларыннан А.Куропаткина, апалы-сеңелле Абдуллиналар, А.Долгов... Аллага шөкер, хәбәрчеләребез бик актив. Һәрбер авылдан язып торалар. Көн саен хатлар, корреспонденция алабыз. Былтыр дүрт йөздән артык хат килсә, быелның бер аенда 26 хат-хәбәр теркәлде. Димәк, газетаның укучы белән элемтәсе ныгый бара, аны көтеп алалар, укыйлар. Газета атнага ике тапкыр чәршәмбе һәм шимбә чыга. |