Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Көмеш кыңгырау


komesh_k@list.ru  

Татар балалары хакында һәм хакына чыга.

Татар балалары газетасы "Көмеш кыңгырау" ("Яр Чаллы шәһәрендә нәшер ителә) турында кыскача мәгълүматлар:

Беренче саны 1996 елның 3 гыйнварында дөнья күрә.

Баш редактор: Нәсимә Исхак кызы Садыйкова.

Гамәлгә куючылар: Яр Чаллы халык  депутатларының шәһәр Советы, шәһәр администрациясе.

Редакцияне оештыру турында карар кабул ителгән көн 19.10.1995.Тематикасы: балалар һәм үсмерләр газетасы.

Укучылары: 7 яшьтән 17 яшькәгә кадәр балалар, әти - әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар.

Күләме һәм форматы: А3, 4 бит.

Даимилеге: атнага 2 тапкыр.

Таралу рәвеше: абунә белән.

Таралу майданы: Татарстан.

 Хезмәткәрләр: 17, "5 се журналистлар"

"Көмеш кыңгырау" газетасы турында тасвирнамә.

"Көмеш кынгырау"- балалар һәм үсмерләр өчен чыга.

Эчтәлеген тематикага караган мәкаләләр, хикәяләр, шигыръләр, әкиятләр, башваткычлар, рәсемнәр, фотосүрәтләр тәшкил итә.

Даими рубрикалары:

  • Укучыларыбыз иҗаты. Шигырьләр, әкиятләр, рәсемнәр, хикәяләр.
  • Яраттыра беләләр. Йорт хайваннары турында хатлар, рәсемнәр.
  • Әле дә ярый сез бар Доньяда. Гаилә: әбиләр - бабайлар, әти - әни, абый - эне, апа - сеңел турында хатлар, әдәби  иҗат.
  • Могҗизалар һәм серләр оясы.  Җир шарындагы биек таулар, утраулар, шарлавыклар, архитектура могҗизалары, төрле илләр һ.б.
  • Гыйбрәт өчен. Тормыштагы төрле яхшы һәм яман хәлләр, эчкелек, наркомания, уен автоматлары, сукбайлык күрәзәчелек белән мавыгу, һ.б.
  • Хатлар укыганда. Укучылар хатлары, "Ярату турында сөйләшик" өлкән сыйныф укучылары өчен.  Беренче мәхәббәт, танышу - аерылышулар.
  • Сезгә бәйрәм бүләк итәбез. Бәйрәм кичләре сценарийлары.
  • Беренче хатым - сезнең өчен. 1-2 сыйныфларда укучыларның хатлары.
  • ""Каурый каләм" - әдәби конкурс язмалары (Тукай туган көндә йомгак ясала).
  • Үсмерчак - кыен чак.  Әти - әни, сыйныфташлар, укытучылар, тормыш белән мөкәсәбәт проблемалары.
  • Сорагыз - җавап бирәбез. Кино, эстрада артистлары, күренекле спортчылар һ.б.
  • Әйдәгез, танышыйк (танышу хатлары) Җиде юл чатыкда "төрле уку йортлары, училищелар, һөнәрләр турында мәгълүмәтләр".
  • Бу кызык. Хайваннар, үсемлекләр Доньясыннан, тарих, география, фәннәреннән кызыклы мәгълүматлар.
  • Бик куркыныч. Төрле сәер, гаҗәп хәләр турында, мистика, фантастика, Н.Л.О. һ.б.
  • Тарихи шәхесләр. Кешелек тарихында һәм Татарстан тарихында тирән эз калдырган кешеләр.
  • "Акыл ияләре"клубы. Башваткычлар, сканвордлар, кроссвордлар һ.б.
  • "Өр - яңа әкият тусын". Балаларга тема тәкъдим итеп әкият яздыру.
  • Көн дә бер әкият. Халык һәм күренекле әкиятчеләр иҗатыннан.
  • Олылар иҗаты. Балалар  өчен иҗат итүче шагыйрьләр, язучылар.
  • Аш - су остасы булыйк. Ризык рецептлары.

Шуңа өстәп "1 июнь балалар көне", 30 август (Татарстан көне) һәм 1 нче сентябрь (Белем көне), "Яңа ел", "14 февраль - Гашыйклар көне", "23 февраль ир - егетләр көне", "8 март кызлар көне", 1 апрель көлке көне", " 26 апрель -  Габдулла Тукай туган көн", "һәм 1 - 9 май бәйрәмнәре уңаеннан махсус саннар чыгару каралган.

Аерым районнарга багышлап саннар чыгару да гамәлгә кертелгән.

Балаларны кул эшләренә (чигү, оригами, пластилиннан әвәләү, очкыч, көймәләр ясау, батик, саламнан сурәтләр эшләү һ. б.), файдалы үләннәр җыярга өйрәткән китапчыклар (кагыйдә буларак, июнь, июль айларында) чыгарыла.

Редакция 10 ел эчендә 42 төрле конкурс үткәрде.

  • Әгәр мин президент булсам.
  • Саф әле күнелең синең.
  • Барбины киендерик.
  • Игезәкләр.
  • Иң тәти бәби.
  • Озын толым.
  • Оста көрәшче.
  • Комикс ясыйбыз.
  • И туган тел, и матур тел.
  • Иң,иң,иң (һәр елны 4 әр этапта, 8 ел буена барды).
  • "Көмеш кынгырау"ны кем кунакка көтә.
  • Иң сөйкемле бала.
  • Яраткан уенчеклары.
  • Каурый каләм.
  • Машина йөртүчегә ачык хат.
  • Мин - 21 гасыр кешесе.

"Акыл ияләре клубы" (400 гә якын бала - клуб әгъзасы. Җитәкчесе - Сарман районы. Илексәу мәктәбе математика укытучысы Вахит Шәвәлиев.

"Көмеш кыңгырау"

Нигездә үз укучылары хатларыннан нәшер ителә. 200 гә якын актив яшь хәбәрчесе  бар.

"Көмеш кыңгырау" нинди бүләкләргә лаек булды?

  • Гран - при һәм махсус Диплом "Профессионализм һәм тирән эчтәлек өчен" Республика балалар һәм яшьләр матбугаты фестивале "Алтын каләм" (1996).
  • 1 нче урын һәм махсус диплом "Алтын каләм" республика фестивалендә "Яшь хәбәрчеләр белән тыгыз элемтә өчен" (1997ел ).
  • 1 нче урын һәм махсус диплом "Кызыклы рубрикалар өчен" "Алтын каләм" (1998 ел).
  • Республика журналистлары конкурсы "Бәллүр каләм" "Иң әйбәт балалар газетасы" номинациясендә җиңүе өчен махсус приз (2000 ел).
  • Татарстан эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарасе махсус дипломы "Ышаныч һәм куркынычсызлык" конкурсы (2001 ел).
  • "Бәллүр каләм" республика конкурсы "Иң әйбәт журналистлык акциясе номинациясендә 1 нче урын диплом. (2002ел)
  • Татарстан республикасы эчке эшләр министрлыгы үткәргән "Калкан һәм кылыч" конкурсында "Иң әйбәт хокукый һәм мәгълүмати басма" номинациясендә җиңүе өчен диплом. (2002 ел)

ЮХИДИ  (Яр Чаллы) Дипломы "Балалар арасында юл йөрү кагыйдәләрен аңлатудагы киң эшчәнлеге өчен".

УФСН РФ Дипломы. Республика күләм үткәрелгән "Наркотикларга каршы көрәш Бумеранг - 2005" конкурсында лауреат булуы өчен "Минем Чаллым" журналистлар конкурсында 2002 - 2005 нче елларда алган дипломнары.

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
24 25 26 27 28 29 30
01 02 03 04 05 06 07
08 09 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 01 02 03 04

ЯҢАЛЫКЛАР

06-02-2008 16:16 / " Көмеш кыңгырау "
"Туган ягым - Татарстан"
.Туган ягым . Татарстан. темасына мәктәп укучылары арасында оештырылган конкурсның шартлары Бу конкурсны Татар Иҗтимагый Үзәгенең (ТИҮ) Яр Чаллы бүлеге игълан итте.
 
06-02-2008 16:09 / " Көмеш кыңгырау "
Җитезләр һәм кыюлар
.Ул спорт белән дус. . дисәләр, кешенең тырышлыгы, кыюлыгы, тәвәкәллеге турында әйтелде дигән сүз. Яр Чаллыда яшь спортчылар үстерүче Балалар һәм Үсмерләр спорт мәктәбендә (ДЮСШ) булып кайттык әле.
 
02-02-2008 00:00 / " Көмеш кыңгырау "
Барыбыз да чангыга
10 февральда Бөтенроссия чаңгы ярышы . 2008 узачак.
 
26-01-2008 00:00 / " Көмеш кыңгырау "
Чаллылылар тагын беренче
«Олимпийский» спорт комплексында күптән түгел узган яшь дзюдочылар турнирында 12нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары I урынны яуладылар. Команда данын Владислав Азовцев, Ринат Әхмәтшин, Гөлшат Сибгатуллина, Ксения Сальникова якладылар. бәйгедә 200дән артык көрәшче катнашты.
 
17-12-2007 10:57 / " Көмеш кыңгырау "
Дуслык җилләре өзелмәс
Узган атнада очрашулар белән шәһәребезнең күп кенә мәктәпләрендә булырга өлгердек. Шуларның берсе . 58нче мәктәптә узды.
 
05-12-2007 00:00 / " Көмеш кыңгырау "
Уртак телне тиз таптык
Күптән түгел генә шәһәребезнең 8нче мәктәбендә очрашу уздырдык
 
01-12-2007 00:00 / " Көмеш кыңгырау "
Болгар дәүләтенә бер адым
21еннән 23нче ноябрьгә кадәр «Камаз» мәдәният йортында Вячеслав Карповның «Чыганаклар» дип аталган шәхси фотокүргәзмәсе булып узды.
 
28-11-2007 00:00 / " Көмеш кыңгырау "
Ятимләргә бушлай
Яр Чаллы районара почтамты шәһәр хакимияте белән берлектә .Әниләр көне. уңаеннан ятим балаларны икенче яртыеллыкка бушлай газета-журналларга яздыру акциясе игълан итте.
 
16-11-2007 11:27 / " Көмеш кыңгырау "
Күп төсле чәчәк кебек
28нче шәһәр балалар китапханәсе .Чишмә. халыклар дуслыгы йорты белән шактый гына эш алып бара.
 
16-11-2007 10:52 / " Көмеш кыңгырау "
Игътибар! Конкурс!
Хәйрия елы уңаеннан республикада .Яшь каләм остасы. (.Рыцарь пера.) бәйгесе игълан ителде.
 
Следующая страница >>
Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом