Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Минзәлә

 

 

Газета – укучы авазы 

1917 елның 23 октябрендә беренче саны дөнья күргән “Минзәлә иле”-“Мензелинский край” газетасы 1917 елгы февраль һәм октябрь революцияләре җимеше - өяз, кантон, район партия оешмасы һәм халык депутатлары Советы органына әверелә. “Бары тик көрәштә генә үз хокукыңны табарсың, көрәш!” – бу сүзләр газетаның эпиграфы итеп алына. Моңа кадәр аз гына иртәрәк, Сембер губерниясенең Буа өязе Мачалы волостенең Татар Түкесе авлылында туган, Минзәлә өязенең Яхшыбай мәдрәсәсендә шәкертләрне укытучы Шакирҗан мулла Хәмидуллин Минзәләгә китап басу машинасы, кәгазь һәм типография буяулары алып килә. 90 еллык юбилеен 2007 елда билгеләп үтәчәк Минзәлә район газетасының беренче мөхәррире дә шул – Шакирҗан Хәмидуллин.

Газета беренче саннарыннан ук халык белән тыгыз элемтәдә тора, аңа тугры хезмәт итә. 1918 елда ук газетаның тиражы 5–6 меңгә җитә. Еллар узу белән, газетаның исеме дә үзгәрә. 1918–1919 елларда ул “Известия”, “Красные известия”, “Кызыл әләм” (“Красный стяг”) исемнәрен йөртә, 1920–1932 елларда “Игенче” (“Пахарь), “Агроиндустрия комбинаты”, 1932–1962 елларда – “Ленин байрагы”-“Знамя Ленина”, 1962–1991 елларда “Коммунизм таңы”–“Заря коммунизма” исеме астында чыга. 1991 елдан башлап газета “Минзәлә”-“Мензеля” исемен йөртә. Бүгенге газетаның эпиграфы – “Гаделлек, шәфкатьлелек, тәрәккыят, кеше хокукы, иман өчен!”

Авыл хуҗалыгы коллективлашкан һәм мәдәни революция елларында газета коллектив пропагандист, агитатор һәм оештыручы буларак чыгыш ясады. Әйе, ул елларда газетаны чыгаручылар бөек идеалларга, якты киләчәк – коммунизмга ышанганнар, аны якынайту өчен барысын да эшләргә омтылдылар. Әлбәттә, бу еллардагы газетачылар максатка нинди корбаннар исәбендә ирешүне күреп, аңлап тордылар, өстәвенә коллективлары мисалында әлеге процессны үз җилкәләрендә татыдылар. 1932–1937 еллар чорында җиде мөхәррирнең алышынуы да моның ачык мисалы.

Ул елларда газета бер урында таптанмый, һәрчак яңалыкка, прогресска омтыла. Елдан-ел идея – теоретик дәрәҗәсен күтәрә, халык белән элемтәсен ныгыта, хуҗалык эшчәнлеге өлкәсендә, мәдәни тормышта оештыру һәм тәрбияви эшчәнлекне арттыра. Газета битләрендә хезмәт ияләренең инициативасы яктыртыла, аларны тормышка ашыру өчен пропаганда киң кулланыла. 30 еллардагы басмаларның төп темалары: кадрларны тәрбияләү, илнең оборона куәтен ныгыту, халык мәгарифе һәм мәдәнияты мәсьәләре була.

Газетаның югары абруе турында тагын бер куанычлы факт сөйли: Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан “Ленин байрагы”-“Знамя Ленина” газетасы Халык Хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашу хокукына ия була.

Сугыш елларында газетаның күләме кимүгә, күп кенә журналистларның фронтка китүенә дә карамастан, газета хезмәт ияләрен фронтка ярдәм итү һәм тылда үз-үзләрен аямыйча хезмәт итүгә мобилизацияләү буенча армыйча эшли. Бу елларда эшчәнлек юнәлешен билгеләүче сугышчан лозунг мондый иде: “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” Газета битләрендә сугыш кырларында көрәшүче кыю, батыр минзәләлеләррнең фидакарь хезмәте турында сөйләнә. Кызыл Армия сугышчыларын азык-төлек, җылы киемнәр, корал әзерләү өчен чимал белән тәэмин итү – газетада яктыртылган даими темалар булып тора. Мисал өчен, 1943 елның 10 гыйнвар санында райондашларыбызның “Колхозник Татарстана” танк колоннасы төзелеше фондына 2250000 сум акча җыюлары хакында хәбәр ителә.

Сугыштан соңгы тыныч төзелеш елларында газета сугыш җимергән халык хуҗалыгын торгызуны пропагандалауга зур игътибар бирә, алдынгы тәҗрибәне нык җәелдерә, алдынгыларны данга күмә, эштәге җитешсезлекләрне, рухи торгынлыкны, искелек калдыкларын гадел тәнкыйть утына тота.

Газета укучылар мөгаен, хәтерлидер әле, газета үзенең беренче саннарыннан ук партия съездлары трибуналарында яңгыраган лозунглар яктылыгында үз эшен оештыра. “Агросәнәгать: реформалаштыру ничек бара”, “Үзгәртеп коруда синең урының”, “Депутат һәм аның эше”, “Игътибар: алдынгы тәҗрибә” рубрикалары астында темалар газета битләрендәкиң яктыртыла, күп кенә рубрикалар бүгенге көндә дә актуаль булып кала бирә.

Илдәге тоталитар системаның җимерелә башлавы газета журналистлары эшчәнлегендә дә киң чагылыш таба. Газетаның исемен, шул ук вакытта эчтәлеген дә үзгәртү моның ачык дәлиле.

Редакциянең радио комитеты бөтен районга тапшырулар алып бара һәм колхоз, совхозларның җирле радиотапшырулар комитетына методик ярдәм күрсәтә. Традициягә тугры калып, 2005 елның декабреннән, “Минзәлә” район газетасы мөхәррире Г. Каюмова җитәкчелегендә “Минзәлә дулкыннары” җирле радиостанция тапшырулары яңадан эфирга чыга башлады. Ул “Яңа гасыр” радиосының FM-107,3 ешлыгында трансляцияләнә.

Районның, анда яшәүчеләрнең күпкырлы тормышын тулы һәм объектив яктыртылуын күпсанлы активистлар – газетахәбәрчеләренең тыгыз элемтәсеннән башка күз алдына китерүе авыр.

Алар һәрчак газета редакциясенең актив ярдәмчеләре, ышанычлы таянычлары булдылар һәм шулай булып калалар да. Бүген без төрле елларда газета белән хезмәттәшлек иткән һәм бүген дә үз эшләрен дәвам итүче хәбәрчеләребезнең исемнәрен зур хөрмәт белән искә алабыз. Менә алар: Николаевка авылыннан – С. Бывальцев, Воровский ис. совхоздан – К. Низамов, Аюдан – Я. Латыйпов, Тат. Мөшегедән – З. Ханова һәм Ф. Әхмәтханов, шәһәрдән – М. Дәминова, С. Гобәйдуллина, Э. Тәлдәев, А. Крылова, Ю. Йосыпов, В. Хәбибуллин, И. Красильников, В. Чифеев, Р. Гобәева, Хуҗәмәт авылыннан – М. Таймасов, З. Гарифҗанов, Кадрәктән – В. Ханнанова һәм З. Казаковалар.

Эшче һәм авыл хәбәрчеләре арасыннан талантлы журналистлар, язучылар һәм шагыйрьләр үсеп чыкты. Әдәбият һәм журналистика өлкәсендә танылган шәхесләр: Р. Гәрәй, М. Шабаев, Г. Зәйнашева, Г. Мөхәммәтшин, С. Гәрәева, Ф. Баттал, Г. Сабитовка нәкъ минзәлә район газетасы зур иҗатка путевка бирде. Үзенең битләрендә Абдулла Алиш (районда эшләгән чорда), Нур Баян (Актаныш), Минзәләдә политкурсларда укыганда Муса Җәлил шигырьләренең басылуы белән газета чын мәгънәсендә горурлана ала.

Төрле елларда түбәндәге шәхесләр газетаның мөхәррирләре булдылар:

Ш.Хәмидуллин,

Ф.Айдашев - 1928 елга кадәр,

З.Ишморатов - 1932 ел,

С.Каратай - 1932 ел,

Х.Ахмеров - 1932-1934 еллар,

Моратов - 1935-1936 еллар,

М.Якуб - 1936-1937 еллар,

В.Хуҗиев - 1937 ел,

Ф.Вахитов - 1937-1953 еллар,

Н.Аитов - 1954-1955 еллар,

В.Токарев - 1955-1958 еллар,

Ф.Сәлимов - 1958-1962 еллар,

В.Мәлихов - 1962-1964 еллар,

Ю.Йосыпов - 1964-1965 еллар,

Ф.Хәбибуллин - 1965-1968 еллар,

Х.Мөхәммәтшин - 1968-1970 еллар,

И.Шәрипов - 1970-1975 еллар,

М.Сафиуллин - 1975-1986 еллар,

И.Диндаров - 1986-1987 еллар,

М.Хәбриев - 1987-2001 еллар,

2002 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр редакцияне Г.И.Каюмова җитәкли.

1962 елга кадәр район газетасының рус һәм татар басмалары мөстәкыйль рәвештә чыга. Ике басма арасында тыгыз иҗади элемтә урнаша. Актуаль, бәһале мәгълүмат уртак казанышка әверелә.

Рус газетасының беренче мөхәррирләре П.П. Санников, Г.Д.Мельников була. 1918 елда "Красные известия" газетасының мөхәррире Кальчинский була. 1938–1955 елларда Минзәлә районында рус телендәге газета "Знамя Ленина" исеме астында чыга.

Әлеге газетаның мөхәррирләре:

Е.Растатурин - 1938-1940 еллар,

А.Докукин - 1940-1943 еллар,

А.Смирнов - 1943-1948 еллар,

Я.Завьялов - 1948-1950 еллар,

В.Токарев - 1950-1951 еллар,

Е.Кукаркина - 1951-1959 еллар,

Г.Хәкимова - 1959-1962 еллар.

Тарихи документлардан күренгәнчә, Минзәләдә типография 1887 елда ачыла. Аның беренче хуҗалары И.Н.Кибардин, В.Ш.Калинин, ә 1917 елга кадәр – Г.А.Губанов, К.И.Докукин була. Алдагы елларга типография хуҗалары турында мәгълүматлар юк. Типография белән газета мөхәррире җитәкчелек иткән, яки бер үк вакытта ул типография директоры вазифаларын башкарган дип фаразлана. Шунысы мәгълүм, 1937–1953 елларда мөхәррир булып эшләгән Ф.Р.Вахитов типографиягә дә җитәкчелек иткән. 1996 елда типография "Минзәлә" - "Мензеля" район газетасы редакциясе белән берләштерелә.

Газета даими рәвештә Татарстан журналистлар союзы игълан иткән иҗади конкурсларда катнашып килә. “Әйләнә-тирә мохитне саклау” (“Кеше һәм табигать”), яшьләргә патриотик тәрбия бирү (“Патриот”) кебек темалар буенча призлы урыннарга лаек булды.

1966-1969, 1971-1975 елларда газета ВЛКСМ ҮК игълан иткән Совет халкының революцион, сугышчан һәм хезмәт даны урыннары буйлап бөтенсоюз походында катнашты. Советлар Союзы Маршалы И.Х.Баграмян кул куйган Бөтенсоюз походының үзәк штабы дипломына лаек булды.

Редакция хезмәткәрләренең җирле матбугатны үстерүгә керткән өлеше, нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен газета КПСС өлкә комитетының Мактау Грамоталары, ТАССР Министрлар Советы һәм Югары Совет Президиумы, ТР Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы, Минзәлә районы халык депутатлары Советы президиумы, район администрациясенең Мактаулы грамоталары белән бүләкләнде. Шулай ук ТАССР Дәүләт нәшрият комитетының “1979 елның иң яхшы газетасы” III дәрәҗәле Дипломына, Мәскәүдә уздырылган “Пресса – 2003” массакүләм мәгълүмат чараларының X Бөтенроссия күргәзмәсендә актив катнашканы өчен ТР Элемтә министрлыгы Дипломына, ТР Дәүләт Советының “Җирле үзидарә темасын яктырту буенча иң яхшы редакция” III дәрәҗәле дипломына, “Экология России – 2002” VIII Бөтенроссия журналистлар конкурсының лауреат дипломына лаек булды. “Бәллүр каләм – 2004” республика конкурсының “Новая жизнь районки” номинациясендә газета җиңүче дип табылды.

"Минзәлә" - "Мензеля" газетасы массакүләм мәгълүмат чараларының “Күпкырлы энергетика” республика конкурсында актив катнашты һәм “Иң яхшы иҗади коллектив – региональ басмалар” номинациясендә 2001, 2003, 2004 елларда “Татэнерго” ААҖнең 2нче, 3нче дәрәҗәдәге дипломнары, районда кече эшмәкәрлекне үстерү темасын яктырткан өчен ТРның Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы дипломы белән бүләкләнде.

Район газетасы редакциясе коллективында 30га якын кеше хезмәт куя. Газетаны җыю һәм версткалау заманча җихазланган компьютер цехында башкарыла. Редакциянең нәшрият комплексында һәм типографиядә җирле шагыйрь һәм язучыларның 26 китабы дөнья күрде. Китаплардан башка редакция күп төрле бланк продукциясе чыгара, визиткалар, котлау адреслары, чакыру билетлары әзерли.

 

 

 

И.Шагиев,

"Минзәлә" - "Мензеля" газетасы мөхәррире.

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01

ЯҢАЛЫКЛАР

17-12-2008 08:44 / " Минзәлә "
Төшенкелеккә бирелергә иртәрәк
Район башлыгы һәм белгечләрнең шәһәр халкы белән чираттагы очрашуы 1 нче урта мәктәпнең актлар залында узды.
 
12-12-2008 09:38 / " Минзәлә "
Эшләр киеренке, әмма үтәлерлек
2 нче урта мәктәпнең спорт залында ата-аналар, укытучылар, шәһәрдәшләребез алдында район башлыгы Г.Куприянов шәһәр, районыбызның икътисадый-социаль үсешенә тулы анализ ясады, алда торган проект, эшләр белән таныштырды.
 
10-12-2008 08:54 / " Минзәлә "
Корбан гаете бәйрәме
Узган дүшәмбедә барлык мөселман халкы, шул исәптән районыбыз мөселманнары да, Корбан гаетен бәйрәм итте. Шәһәребезнең мөселманнары иртән иртүк торып, мәчетебезгә килеп иртәнге намазның фарызын укыдылар. Намаздан соң Рәфкать хаҗи хәзрәт вәгазь укыды:
 
05-12-2008 09:37 / " Минзәлә "
Төзибез кытайларча, яшәрбез байларча
Тиздән Садак бистәсендә үзенчәлекле йорт файдалануга тапшырылачак һәм анда сигез кешедән торган гаилә социаль ипотека программасы буенча яшәячәк. Йортның заказчысы Дәүләт торак фонды, генераль подрядчысы «Лига» ҖЧҖ. Әлеге йортның бер квадрат метры 22 мең сумга төшә.
 
03-12-2008 10:28 / " Минзәлә "
ӘНИ . КОЯШ БЕЛӘН БЕР
Әни көнендә район Мәдәният йортында быел да энә төшәрлек урын юк иде. Иң күп әниләр һәм бәбиләр җыелган бик матур бәйрәм ул.
 
26-11-2008 09:21 / " Минзәлә "
Резина итектән түгел, туфли киеп йөрерлек булсын
Балтай сөтчелек комплексында шимбә көнне уздырылган семинарда аерым читлекләрдә салкын ысул белән асралачак яңа туган бозаулар торагын карагач, район башлыгы Гиоргий Куприянов терлекчеләргә шулай диде.
 
21-11-2008 11:17 / " Минзәлә "
Таныш булыгыз: ГАИ стажеры Нуруллина
Юлда барганда ГАИ хезмәткәрләре торганын күрсәм, куркып та, шул ук вакытта нәфрәтләнеп тә куям: тагы нинди кимчелек табарлар инде, янәсе. Халык теле белән әйткәндә, "кычытмаган җирне кашып тик йөриләр" бит алар. Шундый гадәти уйларыма бер көн киртә куелды.
 
21-11-2008 11:09 / " Минзәлә "
Һәрнәрсә ныклы контрольдә
РФ Салым хезмәтенең ТР буенча 2 нче санлы районара инспекциясе вазифаларын вакытлыча башкаручы. 2005 елның 1 гыйнварыннан бирле Федераль Салым хезмәтенең ТР буенча 2 нче санлы районара инспекциясе якындагы өч: Минзәлә, Тукай, Актаныш районнарын үз карамагына алды.
 
19-11-2008 10:29 / " Минзәлә "
Бирегә без тагын килер идек...
Районыбызда .Олимпия авылы. булдырылды. Гәрчә аның спортка катнашы да, исеме рәсми булмаса да, без аны шулай атарга булдык.
 
19-11-2008 10:18 / " Минзәлә "
Онытылмас шәхес
Узган җомгада Минзәлә районы тарихына алтын хәрефләр белән кереп калырлык зур вакыйга булды - Минзәлә театрын оештыручы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, мәшһүр режиссер Сабир Гаделҗан улы Өметбаевның 100 еллыгына багышланган юбилей тантаналары гөрләп узды.
 
Следующая страница >>
Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом