natasha-16@mail.ru
"Новая жизнь" газетасы 1917 елның декабреннән (1917-1919 елдан "Крестьянин", егерменче елларда-стенага эленә торган битләр, 1930-1960 елдан-"Колхозый путь," 1960-1962-"Советское хозяйство", ә 1963 елдан хәзерге исем белән чыга башлады).
1963 елдан татар теленә ("Яңа тормыш") тәрҗемә ителә. Гражданнар сугышы елларында татар телендә газетаның берничә саны дөнья күрә.
Хәзерге вакытта газетаны оештыручы-Татарстан Республикасы "Татмедиа" массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.
Газетаның беренче редакторы Спас өязендә туып- үскән Андрей Николаевич Бурумов була, ул утызынчы елларда репрессияләнә. 1987 елдан редакция иң актив штаттан тыш хәбәрчеләр өчен Бурумов исемендәге премия булдырды. Ел саен иң яшь авторлар "Алтын каләм" балалар һәм яшьләр прессасының республика фестивалендә катнаша.
1992 елда редакция коллективы Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, 1997 елда Татарстан Республикасы Президенты котлавын алды.
Редакция берничә тапкыр җирле үзидарә темасын яхшырак яктырткан өчен республика конкурсы призеры булды (2006 елда-Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икенче дәрәҗә дипломы). 2007 елда ТР Экология һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгы "Парклар маршы" халыкара табигатьне саклау акциясе вакыйгаларын актив яктырткан өчен диплом белән бүләкләде.
Кайбер журналистлар төрле иҗади конкурсларда катнашып, бүләкләргә лаек булдылар.
Язмаларның төп темасы-авылның социаль- икътисадый һәм мәдәни үсеше (авыл хуҗалыгы районы), милли проектларны тормышка ашыру, малтабарлыкны үстерү, яшьләрне туган як тарихы традицияләрендә тәрбияләү. Болгар дәүләт тарих-архитектура заповеднигы эшен яктыртуга зур игътибар бирелә.
Редакция халыкка һәм юридик затларга бланклар бастыру һәм ксерокопия ясау хезмәте күрсәтә.
Газета А-3 форматы белән атнага бер тапкыр (чәршәмбе), ике санны берләштереп, сигез бит булып чыга (плюс "Татар-информ агентлыгының дүрт бите).
Рус һәм татар телләрендә газетаның уртача тиражы якынча 3300 данә (шуның 500е -альтернатив подписка буенча таратыла).
Газетаның редакторы (1981 елдан)-Самаркин Анатолий Петрович.
Адресы: 422840, Спас районы,Болгар шәһәре, Вахитов урамы,35.
Телефон (факс): 3-08-02, 3-00-02.
|