zayof@pochta.ru
Редакция адресы: 423520, Зәй шәһәре, Т.Ялчыгол ур., 9
теле-факс: (85558)-2-27-07
Газетаның электрон адресы: zayof@pochta.ru
Баш редактор: Гаврилова Венера Миннулловна
Беренче редактор: Т. Имаметдинов (1935ел.)
Газета 1935 елдан чыга. Язылу индексы: 16283 (индив.), 16284 (ведомств.). Теркәлү номеры ПИ №ФС7-3746. Газетаны гамәлгә куючы: Татарстан Республикасы массакүләм коммуникация "Татмедиа" агентлыгы.
Тираж Милли тираж Хезмәте тарафыннан сертификакацияләнгән. Гомуми тираж: 2838 экз., подписка тиражы: 2617.
Таралу регионы: Зәй районы һәм шәһәре.
Чыгу ешлыгы: атнага 2 тапкыр. Формат: А3. 16 бит.
Сез яңа санны укый, үзегезнең хәбәрегезне "Укучы сүз сорый" рубрикасына җибәрә, архив саннарын укый аласыз.
Газета 1935 елдан "Кызыл Зәй", 1973 елдан - "Дуслык байрагы" исемнәре астында чыга. Милли күтәрелеш, алгарышның бер чыгылышы буларак, 1990 елның 9 июнендә дубляж булудан туктап, "Зәй офыклары" исеме астында мөстәкыйль чыга башлады. Штатта 14 кеше, шуларның 5се - иҗади хезмәткәр. "Зәй офыклары" җирле язучы Сөббух Рәфыйков премиясе лауреаты. Газета исәбендә республика журналистик бәйгеләрендә әлегә ике дистәдән артык җиңү.
Венера Гаврилова - баш редактор - газетаны 1999 елдан җитәкли. Газетада 24 ел. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан журналистлар союзы әгъзасы. Россия медальләре һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. Ул газетаның йөзен яңарту, аны заманча һәм кызыклы итүгә иреште. Һәр хезмәткәрнең мөмкинлекләрен белеп, шуннан чыгып таләпләр куя, бердәм команда итеп эшләтә белә, яңадан-яңа идеяләре белән мавыктыра.
Николай Шамионов - редактор урынбасары - газетада 16 ел эшли. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан журналистлар союзы әгъзасы. Җирле үзидарә, авыл хуҗалыгы, мәдәният кебек четерекле, тынгысыз темалар - аныкы. Районда гына түгел, республикада танылган җырчы-тенор.
Әнүзә Кәрамова газетада 17 ел. Шуның соңгы 12 елы - җаваплы сәркатип. Ул - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан журналистлар союзы әгъзасы. 2002 елда халык санын алуда куйган хезмәтләр өчен Россия күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Газетаның йөзен, стилен тудыруда аның өлеше биниһая зур.
Александр Исаков - бүлек редакторы. Татарстан журналистлар союзы әгъзасы. Газетада эшләвенә 7 ел. Сәнәгать-икътисад мәсьәләләре буенча төп спец. Район-шәһәр икътисадын, аның проблемаларын яхшы белә.
Журналист Рәзимә Кашапова редакциягә корректор булып килде. 10 ел эчендә ул бик яхшы журналист булып өлгерде. Татарстан журналистлар союзы әгъзасы. 2002 елда халык санын алуда куйган хезмәтләр өчен Россия күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Аның газетада кабатланмас үз йөзе, үз сүзе бар.
Рәзинә Борһанова - яшь журналист. Газетага килүенә 1 генә ел. Ул кыю, тәвәккәл каләм иясе итеп танытты. Укучы аның аянычлы, гыйбрәтле язмышлар турында язмаларын көтеп ала. |