sabatannar@rambler.ru
«Саба таңнары" район газетасы редакциясе
Саба район газетасы 1930 елның 25 ноябрендә чыга башлый. 1930 елның 10 августында Саба районы оештырылганнан соң район матбугатын булдыру зарурлыгы туа. Татарстан өлкә комитеты Сабага редактор итеп Зыя Маликовны җибәрә. Район Советы башкарма комитеты секретаре булып эшләгән Гыйльмулла Әхмәдуллин да редакциягә күчерелә. Типография эшен җайга салу өчен Казаннан Локман Хәйруллин килә. Ул газетаның беренче юлларын җыя. Хәлил исемле кеше бастырып чыгара. Газета "Колхоз байрагы" дип йөртелә башлый һәм 1963 елда гына "Җиңү байрагы" дип үзгәртелә (1990 елның 23 сентябреннән - "Саба таңнары").
Район газетасы беренче елларыннан матбугат эшендә катнашучыларның актив булышлыгы белән чыга. Тимергали Фәттахов, Газиз Закиров, Газиз Мәрданов, Гайсә Усманов, Шәкүр Әхмәтҗанов, Җәмил Шәфыйков, Бари Әсфәндияров, Хәбиб Рәхмәтуллин, Әхмәт Галимов, Габдуллаҗан Гатауллин, Гыйлаҗ Зыятдинов, Шәйхи Садыйков, Хәмидулла Хуҗин һәм башкалар утызынчы елларның актив авыл хәбәрчеләре булалар.
Редактор һәм типография директоры булып төрле елларда Гыйльмулла Әхмәдуллин, Саимә Кәримова, Нәсих Абдуллин, Дәүләт Мөхәммәтшин, Федор Степанов, Габдерахман Галиәкбәров, Газиз Нәбиуллин (СССР Язучылар берлеге әгъзасы, балалар өчен дистәләгән китап авторы), Кәрим Сафин, Тимершәех Әхмәтшин, Хөснулла Шәфигуллин, Федор Ермаков, Хәбибрахман Кәримов, Хәтимә Дәминовалар эшли.
1981 елдан коллективка ТР Язучылар берлеге әгъзасы, дистәгә якын китап авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның Х.Ямашев исемендәге бүләге иясе Тәлгат Нәҗмиев җитәкчелек итә.
Газета бүген дә үзенең хәбәрчеләре белән көчле. "Саба таңнары" 1990 елда хәбәрчелек хәрәкәтен оештыручы буенча республикада иң нәтиҗәле эшләүче редакцияләрнең берсе булып танылды. "Эшче һәм авыл хәбәрчеләре хәрәкәте: Саба һәм Түбән Кама модельләре" дип аталган брошюра да басылып чыкты.
Газетаның иң актив хәбәрчесенә 1967 елдан башлап ел саен Закир Йосыпов исемендәге премия бирелеп килә. Әлеге бүлеккә 40тан артык хәбәрче лаек булды. Шулай ук "Мишә дулкыннары" берләшмәсе әгъзаларының иҗаты да район матбугатының эчтәлеген төрләндерүгә һәм әдәби әсәрләргә баетуга сизелерлек йогынты ясый.
"Саба таңнары" "Елның иң яхшы газетасы" республика конкурсында берничә мәртәбә җиңүче булды. ТАССР Югары Советы (1990 ел) һәм Татарстан Республикасының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
2005 елда газетаның 75 еллыгы билгеләп үтелгәндә коллективка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Редакция каршында 2001 елдан матбугат музее эшләп килә.
"Саба таңнары" газетасы районның социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләрен хәл итүдә, халыкның мәдәниятен, рухи культурасын күтәрүдә мөһим роль уйный.
Тиражы 3500 данә, атнаның чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә чыга.
Адресы: 422060, ТР, шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе, Гали Закиров урамы, 78.
Телефон (факс): (262) 2-30-58. |