Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Туганайлар


tuganaylar@chelny.com 
ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
24 25 26 27 28 29 30
01 02 03 04 05 06 07
08 09 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 01 02 03 04

ЯҢАЛЫКЛАР

26-11-2008 10:54 / " Туганайлар "
Тайпылусыз узган тормыш юлы
Казан керәшен мәктәбендә укып чыккан кешеләрне барлавыбызны дәвам итәбез. Безнең белән элемтәгә кергән газета укучыларыбыз ярдәме белән алар турында шактый гына мәгълүматлар тупланды. Шунысы игътибарга лаек, әлеге уку йортын тәмамлаган гади эшче-крестьян семьясыннан чыккан егет һәм кызларның күбесе киң халык массаларында аң-белем уяту, агарту эшләре алып бару белән генә чикләнеп калмыйча, илебез үсешендә әһәмияткә ия булган башка җаваплы урыннарда да үз-үзләрен тапканнар. Бу, әлбәттә, заманында алар алдына зур таләпләр куеп, олы тормыш юлына аяк бастырган керәшен мәктәбенең белемле кадрлар әзерли алуы нәтиҗәсе. Тарихка бүгенге көн күзлегеннән түгел, ә шул заман шартларыннан чыгып бәя бирергә кирәк, дигән бит бер акыл иясе. Заманында көчле укыту системасы булган керәшен мәктәбе турында да тарихка тирән эз салып калдырган уку йорты дип әйтергә мөмкин.
 
26-11-2008 10:52 / " Туганайлар "
Чәчәкәйләрнең сигез чуклы чәчәге
Безнең фамилия чәчәк сүзеннән ясалган, кушаматыбыз да «Чәчәкәйләр» дип таныштырды безне Мамадыш районының Ташлыяр авылында туып үскән Григорий Николаевич Чачакаев. Зур Аты кызы Нина белән тормыш корганнарына 23 ел узган. Үзгәртеп кору җилләре аларны Зур Атыга кайтарып ташлый. Авыл тормышының рәтен, җаен, рәхәтен, михнәтен белеп, икесе дә ишле гаиләдә үскән Чачакаевлар авыл тормышыннан курыкмыйлар. Кайтып төпләнгәннәренә дә үкенмиләр. Инде хәзер иркен, зур йорт җиткезеп кергәннәр. Мал асрыйлар, бакча үстерәләр. Замана авыр, илдәге сәясәт тотрыксыз дип тә тормаганнар, сигез балага гомер биргәннәр. Инде оядан өчесе очкан, өлкән кызлары Ангелина кияве Василий белән аларны бәхетле әби-бабай итеп, ике онык бүләк иткәннәр.
 
26-11-2008 10:48 / " Туганайлар "
Баграж көйләре яңгырар
Быелгы Питрау көнне Зәй районының Урта Баграж авылында яңа социаль-мәдәни үзәк ишекләрен ачты. Күпләр көнләшерлек әнә шундый үзәккә ия булган багражлылар бүген ни хәлләрдә яшәп яталар икән?
 
26-11-2008 10:43 / " Туганайлар "
Өмет
Менә берничә ел инде ноябрь аеның соңгы атнасы Әниләр бәйрәме итеп билгеләп үтелә. Ничектер, шулай гадәткә кергән: 8 март . гомумән, хатын-кызлар көне буларак бәйрәм ителә. Ә ноябрь аендагысы . гомер көзенә кергән әниләр бәйрәме. Дөнья куып, артына борылып карарга вакыт тапмаган балаларга: «Туктап торыгыз, бер минутка кеше гомере бик кыска, әниләргә әйтеләсе җылы сүзләрегез әйтелдеме? Тиешле бүләкләрегез бирелдеме? Ана дигән изге затка бурычыгыз кайтарылдымы? дип кисәткән төсле. Өлкән кешенең күңеле яшь баланыкы кебек, иркәләүгә, игътибарга мохтаҗ... Олыгайган саен, ул сабыйлана бара. Авылыбыз кешеләрен күз алдыннан үткәрәм. Безнең гомердә генә дә зур хөрмәткә лаек булган күпме аналар бу дөньядан күчте. Ил хәсрәтен арык иңнәренә салып, алны-ялны белмичә, эшләделәр дә эшләделәр. Унике сум белән пенсиягә чыгып, тишек-тошыкларны, ертык-мыртыкларны ямый-ямый яшәп, әкрен генә китеп бардылар. Ә исәннәре, яшьлек еллары ничек кенә авыр булмасын, шул елларны сагынып, шул елларның күпме генә булган шатлыклы мизгелләрен кире кайтарырга теләп гомер кичерәләр. Әниләр көне уңаеннан язылган бу язмам Мәләкәс авылында туып, шунда гомер иткән, олыгайгач кызы Санук түти янына Чаллыга килеп яшәүче 95ен тутырып килүче Кирҗә түти турында (Глекерия Шабалина). Дөресрәге, Кирҗә түти үз тормышы турында үзе сөйли.
 
26-11-2008 10:40 / " Туганайлар "
Иҗади планнарым яшәргә көч бирә
Бакалыда узган Башкортстан Республикасы керәшен җәмгыятенең ун еллык юбилеена якташлары, танылган драматург, Салават Юлаев һәм Дуслык орденнары кавалеры Николай Васильевич Асанбаев та кайткан иде. Ул керәшен халкын бәйрәмнәре белән котлап, киләчәктә тагын да бердәм булып, дус-тату яшәүләрен теләде. Без түбәндә аның соңгы вакытта тормышында булган зур югалтудан соң булган уй-фикерләрен тәкъдим итәбез.
 
21-11-2008 15:51 / " Туганайлар "
Котлыйбыз!

 
21-11-2008 15:49 / " Туганайлар "
Чебешнекеләрне көзен саныйлар
Нәсел . нәселгә, тилчә . тамырга, дигәннәр борынгылар. Чынлап та, нәселләре белән кешелекле, ярдәмчел яисә бик булдыклы, эшкә оста нәселләр, инде килеп, киресенчә, бөтен затлары белән ялкау, көнчел, явыз нәселләр дә була бит. Бүгенге язма белемгә омтылучан, күпчелеге укытучылар булган Чебышевлар нәселе турында.
 
21-11-2008 15:43 / " Туганайлар "
Үзе китте . эше калды, мең яшәрлек имән булып
Республика һәм Зәй районы халкы зур югалту кичерде . 52 яшендә Зәй районы администрациясе башлыгы Ринат Шәехович Фәрдиев фаҗигале төстә һәлак булды.
 
21-11-2008 15:32 / " Туганайлар "
Бөтен яктан .5.лелек

 
21-11-2008 15:28 / " Туганайлар "
Асыл нәселләрдән икәнсез
Үз буыныңның нәсел агачын төзү . бик катлаулы, күп эзләнүләр, тикшеренү, чагыштырып караулар, сабырлык сорый торган эш. Аны үтәү барышында үз нәселеңне генә түгел, аның белән бәйле булган күпләрнең нәселен, туган ягыңның тарихын да өйрәнәсең. Һәм менә шул вакытта нәсел-нәсәбеңне бәйләп торган җепләрнең ныклыгы, буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрнең тирәнлеге, шул нәселдән чыкканнарның тормыш юллары ачык күренә. Гомумән, гасырлар тирәнлегенә ничаклы тирәнрәк төшәсең, нәселеңдә булганнарның кадерен шулчаклы күбрәк беләсең икән ул.
 
Следующая страница >>
Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом