hezmat_dani@mail.ru
"Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасы 1930 елның 14 сентябреннән рус һәм татар телләрендә 9000нән артык тираж белән А3 форматында атнага ике тапкыр чыга. Казанда "Идел-Пресс" дәүләт унитар предприятиесендә басыла. Газетаны Кукмара районындагы гаиләләрнең яртысыннан күбрәге алдыра.
Коллективлаштыру елларында туган газета район халкы өчен информация чыганагы гына түгел, ә аның якын дусты, киңәшчесе, ярдәмчесе дә. Ул җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр белән бергә яши, авыллар, поселок, район тормышындагы проблемаларны үзвакытында тотып алып, аларны халык тикшерүенә чыгара һәм хәл итү юлларын тәкъдим итә.
"Авыл кешеләре", "Фикер", "Җирле үзидарәләр тормышы" рубрикалары белән газета авыл хезмәтчәннәренең эшләре, авыл тормышын үзгәртеп кору, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, базар мөнәсәбәтләре чорында җирле Советларның эше турында материаллар урнаштыра. Шәхси эшмәкәрлекнең үсеше игътибар үзәгендә тотыла.
Өлкән яшьтәгеләрнең тормыш-көнкүреше, спорт, сәламәтлек темаларына язмалар даими бирелә. "Газета-укучы-газета" рубрикасы белән хатлар, җаваплар урнаштырып барыла. "Кукмара һәм кукмаралылар", "Синең горурлыгың, Кукмара!" рубрикалары белән бирелгән язмаларда районда һәм аннан читтә яшәүче якташларыбыз турында сөйләнелә.
Газетаның "Сезнең өчен" дигән 4 битле атналык реклама кушымтасы, телевидение программасы бар.
ТАССР Югары Советы, Министрлар Кабинеты, КПСС райкомы, халык депутатлары район Советының, район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Матбугат чаралары арасында үткәрелгән республика конкурсларында күп тапкырлар җиңеп чыкты.
Безнең адрес: 422110, Татарстан Республикасы, Кукмора районы, Ленин урамы, 39 йорт. А/я 54. Тел./факс: мөхәррир - (84364) 2-66-50; бухгалтерия, реклама бүлеге - (84364) 2-65-58. |