|
baltasired2005@yandex.ru
"Хезмәт" газетасы 1932 елның мартыннан татар телендә нәшер ителә. Бүгенге көндә 5622 (татар телендә - 4821, удмурт телендә - 801) тираж белән, атнага ике тапкыр А3 форматында чыга. Казанда "Идел-Пресс" дәүләт унитар предприятиесендә басыла. Газетаны Балтач районындагы күп гаиләләр алдыра.
Районыбыз тарихындагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, гәзит төрле елларда төрле исем астында чыга. Нинди генә исем асытнда нәшер ителмәсен, эчтәлеге үзгәрми, күркәм традицияләрен саклап калып, район тормышын бар яклап та чагылдыра, заман проблемаларын яктырта, кешеләрнең уй-фикерләрен район халкына җиткереп бара.
"Хезмәт" гәзите авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен киң планда яктыртып бара. "Һәр тарафта хәбәр", "02 хәбәр итә", "Спорт", "Сердәш", "Кеше һәм закон", "Сәламәтлек", "Сорау-җавап" рубрикалары һәрдаим халык өчен кирәк булган мәгълүматны җиткереп тора. Халыктан килгән хатлар да урынсыз калмый, игътибар үзәгендә тора. Шулай ук мәрхәмәтлелек темасына караган язмалар да бик еш басыла.
Өлкән яшьтәгеләрнең тормыш-көнкүреше, сәламәтлек темаларына язмалар бирелә. Юбилей уңаеннан да язмалар даими чыгып килә. "Әйтер сүзең булса" рубрикасы халыктан алынган шалтыратулар буенча әзерләнә. Алар үзләрен борчыган сорауларын җиткерәләр, вакыйгалар, яңалыклар хәбәр итәләр.
Гәзитнең һәр шимбә санында 3 биттә атналык телевидение программасы чыга. 4 битендә котлаулар, реклама һәм кайгы уртаклашу бар.
Редакция коллективының үзенең традицияләре бар. Редакция хезмәткәрләре төрле район һәм республика күләмендәге конкурсларда катнашалар. 1989 елда экологик проблемаларны, 1991, 1993 елларда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрен киң планда яктыртканы өчен рәхмәт хатына лаек булды. "Хезмәт" гәзите үзен республика күләмендә дә сынап карарга өлгерде. Ике ел рәттән Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы уздырган конкурста катнашып, 2005нче елда беренче, 2006нчы елда икенче урыннарны яулап, "Иң яхшы район гәзите" дигән исемгә лаек булды. Шулай ук 2006 елда ТР Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан үткәрелгән республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында "Ышаныч һәм куркынычсызлык" конкурсында "Иң яхшы район гәзите" номинациясендә икенче дәрәҗәле дипломга ия булды.
Безнең адрес: 422250, ТР, Балтач муниципаль районы, Балтач, Ленин урамы, 91 йорт. Тел/факс: (8-84368) 2-47-16. |