Таныш булыгыз, "Яңа Чишмә хәбәрләре"
Үз тарихында (безгә хәзер 70 елдан артык) район газетасы ике тапкыр үзенең исемен үзгәртте. Беренчесе, 1933 елда "Клич колхоза" дигәне 1958 елда "Коммунизм таңнары" ("Заря коммунизма") дип алыштырылды. 1962 елда район таралгач, газета да чыгудан туктый. Байтак еллар узгач, 1983 елда район яңадан оеша, ә 1984 елның 1 гыйнварыннан "Шешминская новь" ("Яңа Чишмә хәбәрләре") дип аталган район газетасы чыга башлый (безнең массакүләм мәгълүмат чараларының 1933 елдан алып бүгенгесе көнгә чаклы үткән юлы "Безгә-70!" дигән исем астында 2003 елның язында газетабызда басылып чыккан язмалар циклында урын алды).
Бүгенгесе көндә "Яңа Чишмә хәбәрләре" нинди газета соң ул? Бу - районның иҗтимагый-сәяси газетасы, оештыручысы - халык депутатларының Яңа Чишмә район Советы. "ЯЧХ"нең заманча варианты ТР мәгълүмат һәм матбугат Министрлыгында 42 номерлы таныклык белән теркәлде. Хәзер газета А-3 форматында, атнага ике тапкыр: чәршәмбе көнне - 4 битле, шимбә көнне 6 битле булып чыга (алдагы көннәргә атналык программаны урнаштыруга, шулай ук реклама - хәбәрләргә (бусы газетабызның 5-20%ын тәшкил итә) өстәмә урын таләп ителә. Газетаның бәясе ирекле.
"Шешминская новь" газетасы татарчага тәрҗемә ителә. Газетаның тиражы ай саен үзгәреп тора һәм 3000 данә тирәсе тәшкил итә. Килешегез, Яңа Чишмә районы өчен бу начар күрсәткеч түгел, безнең газетаны һәр гаилә яздыра диярлек! Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, безнең газетага Яңа Чишмә почта бүлегендә генә түгел, шулай ук редакциянең үзендә, альтернатив подписка пункты аша да язылырга була, адресы: 423190, ТР, Яңа Чишмә, Ленин урамы, 102 нче йорт.
Безнең газетаны олысы-кечесе, эшлеклесе, ялдагысы яратып укый. Шунлыктан һәркем "Авыл мәшәкатьләре", "Рәсми хроника", "Мәдәният тормышы", "Район сулышы", "Бәйрәм кайтавазы", "Яңа Чишмә җире кешеләре", "Безгә язалар", "Дата", "Яшь хәбәрчеләр яза", "Әйдәгез, аңлашыйк", "Актуаль интервью", "Район киңәшмәсеннән (слетыннан, концертыннан"), "Спорт тормышы", "Елмаеп алыйк" кебек даими рубрикалардан ни дә булса таба ала. Аннан кала, район газетасында тематик сәхифәләр ("Бергә", "Сәламәтлек", "Кеше һәм закон", "Гаилә учагы", "Факел", "Чыганак" һ.б.) урын ала, шулай ук район, республика күләмендә үткәрелгән зур чарага багышлап куш битләр (разворот) чыгарыла.
2001 елның февралендә газетаны компьютер нигезендә чыгаруга күчү сәбәпле, безнең аны бизәү-эшләү мөмкинлекләребез киңәйде. Шулай итеп газетада "заголовок-фирма" (хәзер ул үзебезнеке), колонтитуллар үзгәрде, тематик сәхифәләргә заставкалар, иллюстрацияләр, фотосурәтләр, рубрикалар, коллажлар, иллюстрацияле заголовкалар, рәсемнәр табып була. Районда бары югары басмага исәпләнгән типография булганга (ә өстәлдә басу системасы белән тәэмин ителмәгәнгә), без башта Түбән Кама шәһәр типографиясе белән хезмәттәшлек иттек, 2003 елның маеннан бирле Чистайдагы "Яңа типография" ҖЧҖ белән эшлибез, башта атнага ике тапкыр диапозитив тасма җибәреп һәм тиражны үзебез барып алсак, редакция Интернет челтәренә тоташкач, без типография белән электрон почта аша аралаша башладык, әйтергә кирәк, икътисадый яктан бу файдалы, шулай ук табадан гына төшкән язмаларны урнаштыру мөмкинлеге дә бирә.
Безнең адрес: 422990, Татарстан, Яңа Чишмә, Ленин урамы.
Телефон (84348) 2-23-46, 2-24-32, 2-21-46. |