Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Яшел Үзән


Yashel_uzen@mail.ru 

"Яшел Үзән" район газетасы чәршәмбе - 8 полоса, җомга-8 полоса булып подписка буенча тарала, кибет hәм киоскларда да сатыла.

Газета 1995 елда гамәлгә куелды. Яшел Үзән районы hәм Яшел Үзән шәhәре тормышының барлык өлкәләрен - сәнагать, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, хокук тәртибе, мәдәният, спорт hәм башка өлкәләрне яктырта.

"Яшел Үзән" газетасының тираж сертификацияләнгән, чәршәмбе саны -2850, җомга саны -3015.

Редакция адресы: 422540, Яшел Үзән шәhәре. Гоголь ур., 23 а. Телефон 5-77-46.

Баш мөхәррире - Илдар Илгиз улы Габидуллин, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы.

Быел "Яшел Үзән" газетасы нәшер ителә башлауга 12 ел тула. Шушы вакыт эчендә ул район һәм шәһәрнең мәдәни һәм рухи тормышында лаеклы үз урынын алды. 2007 елда уртача тираж 3120 данә. Редакциядә 14 кеше эшли, шуларның 6сы - иҗади хезмәткәр. 4 журналист Татарстан Журналистлары берлеге әгъзасы. Шуны әйтергә кирәк, "Яшел Үзән" район һәм шәһәр яңалыкларын халыкка татар телендә җиткерүче бердәнбер мәгълүмат чарасы булып кала бирә.

Язгы кыр эшләрендә һәм урак чорында газета үз битләрендә авыл кешесенең хезмәтен, күмәк хуҗалыкларның эшен яктыртучы авыл хуҗалыгы эшләре көндәлегенә әверелә. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә журналистлар аяк басмаган бер генә цех, бригада да калмагандыр. Редакция журналистларының барысы да тумышы белән авыл җиреннән, шуңадырмы аларның барысы да авылны, авыл кешесенең тырыш хезмәтен яратып һәм белеп яза. Күп язмалар укучыларны кулына каләм алырга мәҗбүр итә.

Сәнәгать гигантлары - "Серго исемендәге завод" җитештерү берләшмәсе" ФДУПсе һәм "Горький исемендәге завод" ААҖ турында әледән-әле кызыклы язмалар бирелеп бара. Серго исемендәге завод, Яшел Үзән эчке эшләр идарәсе һәм гадәттән тыш хәлләр һәм янгын частьлары идарәләре матбугат үзәкләре белән дә тыгыз элемтә урнаштырылган.

 Газетаның тәүге саны дөнья күрә башлауның беренче көннәреннән үк редакция үсеп килүче буынны тәрбияләүгә һәм яшьләр проблемаларына зур игътибар бирә. Айга бер тапкыр яшүсмерләр өчен "Төнбоек" кушымтасы чыгарыла, "Фирүзә" әдәби сәхифәсе дөнья күрә. Шуны да әйтергә кирәк, "Төнбоек"ның иң актив хәбәрчеләре ел саен КДУның журналистика факультетына укырга керү бәхетенә ирешә. Бүгенге көндә газета белән актив хезмәттәшлек иткән 6 кыз әлеге факультетта белем ала. Шулай ук "Иман", "Гаилә", "Яшьлек", "Шифаханә", "Кемгә сөйлим серләремне?", "Бакчачы почмагы", "Авыл сулышы" һәм башка бик күп сәхифәләрне газета укучылар яратып укый. Менә 10 ел инде шәһәр физкультура һәм спорт үзәгендә газета призына татар-башкорт көрәше буенча ярышлар үткәрелә һәм анда республикабызның бик күп районнарыннан яшь көрәшчеләр катнаша. Газета республика конкурсларында еш катнашып, мактаулы урыннарны яулый.  

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01

ЯҢАЛЫКЛАР

26-12-2008 10:00 / " Яшел Үзән "
КАДЕРЛЕ ЯШЕЛ ҮЗӘНЛЕЛӘР, ШӘҺӘРЕБЕЗНЕҢ ХӨРМӘТЛЕ КУНАКЛАРЫ!
Бик тиздән Кремль курантлары Яңа 2009 ел башлануын хәбәр итәчәк. Әмма ләкин башта үтеп барган елга күз салыйк әле. Гаилә елы дип игълан ителгән 2008 елда бөтен эшләребез, барлык уңышларыбыз шушы вакыйгага багышланды, һәр кешегә, һәрбер гаиләгә «барып җитү» өчен барысын да эшләргә тырыштык.
 
26-12-2008 10:00 / " Яшел Үзән "
«Майский» КИЛӘЧӘККӘ ЫШАНЫЧ БЕЛӘН КАРЫЙ
«Майский» теплица комбинаты» ширкәтендә быел һәр квадрат метрдан 113 килограмм кыяр җыеп алдылар (алга киткән Голландиядә дә нәкъ шулкадәр уңыш чыга). Теплица яшелчәчеләре помидор, борыч, яшел суган, петрушка, салат, сельдерей, укроп кебек витаминнарга бай яшелчә һәм тәмләткечләрдән югары уңыш алу белән дә хаклы рәвештә мактана һәм горурлана ала. Россиянең яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче бер генә хуҗалыгында да әлегә мондый уңышка ирешә алганнары юк. Өстәвенә, Россиядә җитештерелгән яшелчәнең 85 проценты «Майский» теплица комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән ширкәттә үстерелә.
 
26-12-2008 09:59 / " Яшел Үзән "
Яшьләргә юл ачык
Спортчы ул ярышларда катнашып кына остара, шомара һәм үзен күрсәтә ала. Ярышларда ярышып кына сыналып була. Яшел Үзәннең татар милли көрәше белән шөгыльләнүче яшүсмерләргә узган атнада ярыш сезонын ачып җибәрү мөмкинлеге булды. Олы Яке мәктәбендә 1993, 1994, 1995 елгы һәм аннан да яшьрәк спортчылар арасында Яшел Үзән муниципаль район беренчелегенә татар-башкорт көрәше буенча ачык турнир булып узды. Анда Яшел Үзән шәһәре һәм районы мәктәпләрендәге көрәш түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләр (шәһәрнең көрәш мәктәбе, 5нче татар гимназиясе, 16нчы мәктәп, Олы Карагуҗа, Татар Танае, Мулла Иле, Мамадыш-Әкил, Раифа мәктәпләре) һәм Биектау районыннан яшүсмерләр катнашты.
 
26-12-2008 09:57 / " Яшел Үзән "
Елның төп вакыйгалары
ГЫЙНВАР Гаилә елы кысаларында сабыйларны гына түгел, өлкән яшьтәге ялгыз әби-бабайларны да тәрбиягә ала башладылар. ФЕВРАЛЬ Мирныйда яңа Боз сарае ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. Бинаның тамаша залы 800 тамашачыга исәпләнгән.
 
26-12-2008 09:54 / " Яшел Үзән "
Яшел чыршы, БАСЫП ТОРЧЫ ӨЙНЕҢ ТҮРЕНДӘ
Күңелләрне җилкендереп, тирә-юньгә ямь-нур өстәп, Яңа ел килә. Бәйрәмнең төп кунагы – яшел чыршы күпләребезнең өй түренә менеп кунаклады да инде. Яңа ел бәйрәмен гомердә истә калырлык матур итеп үткәрү өчен, халыкның күпчелеге урман гүзәле – яшел чыршыны сатып алырга тырыша.
 
26-12-2008 09:37 / " Яшел Үзән "
Тылда – фронттагы кебек
Билгеле булганча, сугыш чорында фронтка киткән кешеләрне производствода хатын-кызлар, яшүсмерләр, һөнәр, тимер юл училищеларын, ФЗӨ мәктәпләрен тәмамлаучылар алыштыра. Сәнәгать предприятиеләрендә колхоз, совхозларда эшләүчеләрнең яртысыннан күбрәге, хәтта кайбер кооперацияләрдә 75 проценты хатын-кызлар була. Эшче сыйныф нык яшәрә. Фронтка киткән ир-егетләр урынына хезмәт резервлары системасыннан завод-фабрикага 50 меңләп үсмер егет һәм кыз килә.
 
26-12-2008 09:36 / " Яшел Үзән "
Аларны сугыш чыныктырган
Гаилә елы уңаеннан, авыл җирлегендә тагын бер күңелле вакыйга булды: Сөембикә һәм Равил Заһидуллиннарның, тормыш корып, бергә яши башлауларына 50 ел тулды.
 
26-12-2008 09:34 / " Яшел Үзән "
Гаилә – дәүләтнең терәге
Белгәнебезчә, 2008 ел рәсми рәвештә «Гаилә елы» дип игълан ителде. Аңа багышлап, газета битләрендә күп язмалар пәйда булды. Язмаларда уңай мисаллар белән бергә тормышның тискәре яклары да яктыртыла. Ил буенча бара торган киеренке демографик процесс дәүләт сәясәтенең игътибар үзәгендә тора. Яшь гаиләләргә карата социаль программа кабул ителде. Ишле гаиләләр өчен байтак льготалар каралды. Әмма, шуңа карамастан, демографик процесс уңай нәтиҗәләр күрсәтә дип әйтергә иртә.
 
05-12-2008 09:08 / " Яшел Үзән "
БЕРЕБЕЗ ӨЧЕН беребез Кирәк, ди Яшел Үзәндә яшәүче Әшрафҗановлар
Гел елмаеп көлеп торган чибәр Фәния белән мин «Ышаныч»ка — инвалид балаларны тернәкләндерү үзәгенә баргач танышып кайттым. Ул көнне биредә, Әниләр көне уңаеннан, әниләрне чакырып, аларга кечкенә генә булса да бәйрәм ясадылар.
 
05-12-2008 09:07 / " Яшел Үзән "
Авылда төпләнергә уйласаң
Яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә торак шартларын Татарстан Республикасы бюджеты, шул исәптән субсидия исәбенә яхшырту мөмкинлеге бары бер тапкыр бирелә.
 
Следующая страница >>
Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом