pr@tnvtv.ru
www.tnv.ru/index.php?cat=qd
"ЯҢА ГАСЫР" ТЕЛЕРАДИОКОМПАНИЯСЕ 1. Үз эченә "Яңа Гасыр" (ЯГТ) телеканалын, "Яңа Гасыр" радиосын һәм "Татарстан дулкынында" атналык газетын алган "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте 2001 елның 17 маенда теркәлгән. Хәбәрләрнең беренче чыгарылышлары, яңа авторлык тапшырулар эфирга 2002 елның 26 августыннан чыга башлады. 2. Eutelsat W4 иярчене аша сигнал Русия регионнары, БДБ илләре, Ауропа һәм Азиянең зур өлешенә тарала. ЯГТның көчле сигналын Татарстанның һәр районында тотып була. Каналның телетапшыруларын Удмуртия, Башкортстан, Чуашстан республикаларында, Мәскәү, Свердловск, Ырынбург, Самара, Сарытау, Новосибирск, Төмән, Әстерхан өлкәләрендә, Красноярск, Краснодар крайларында, Казахстанда, Финляндиядә, Төркиядә, Чехиядә, Латвиядә, Литвада, Эстониядә карыйлар. 3. "Яңа Гасыр" телеканалы һәркөнне 18 сәгать буе ике дәүләт телендә дә - татар һәм рус телләрендә эшли. Канал үз тамашачыларына тапшыруларның төрлесен - хәбәрләр, иҗтимагый-сәяси тапшырулар гына түгел, телесериаллар, ток-шоулар, спорт матчларының һәм кызыклы тамашаларның турыдан-туры трансляцияләрен дә тәкъдим итә. ЯГТ үз тамашачыларына безнең һәм чит ил кинематографиясенең иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим итә. Тапшырулар программасында дубляж студиясе тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән мультипликацион фильмнар, сериаллар да урын ала. 4. ММЧ өйрәнүче "GFK-Русь" Институты (ВЦИОМ, Мәскәү) үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәләренә караганда 2002 елның ноябрь аеннан алып 2003 елның мартына кадәр ЯГТ рейтингы 3,5 арткан. Беренче мәгълүматлар буенча гына да - телеканалның 10 миллион күбрәк потенциаль аудиториясе бар. Компаниянең Мәскәүдә корреспондент пункты эшли, тиздән шулай ук Екатеринбург, Самара һәм Сарытауда корпунктлар ачылачак. 5. "Яңа Гасыр" радиосы - Татарстанның бар почмагында ишетелгән, тәүлек буе эшләүче бердән-бер мәгълүмати-музыкаль FM радиостанциясе. Иң алдынгы технологияләр кулланып эшләнгән тапшыруларны бөтен Русиядә - Калининградтан Себергә кадәр, шулай ук, Финляндия, Латвия, Литва, Румыния, Болгария, Украина, Белоруссия һәм башка илләрдә дә тыңлыйлар. Татарстаннан читтә "Яңа Гасыр" радиосын НТВ+ челтәренең стандарт комплексы ярдәмендә кабул итәргә һәм дөньяның төрле ноктасында радиотапшыруларны on-line режимында internet челтәре аша ишетергә мөмкин. 6. "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең концепциясе позитив юнәлешкә нигезләнгән. ЯГТ каналы, "Яңа Гасыр" радиосы тапшыруларының үзәк темасы - әхлаклылыкны саклап калу, шулай ук Татарстан Республикасы, Русия Федерациясе регионнарында, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче барлык халыкларның мәдәни традицияләрен дәвам итү. 420095, ТР, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9 йорт "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе Тел: (8432) 705-102, 705-035, факс: (8432) 54-30-40 E-mail: pr@tnvtv.ru |