|
tulinf@rambler.ru
“Теләче радиосы” беренче тапкыр 2001 елның 23 ноябрендә эфирга чыкты. Әйтергә кирәк, бик тиз вакыт эчендә җирле радиотапшырулар үз тыңлаучыларын тапты. Бүген “Теләче радиосы” атнаның алты көнендә, көн саен өчәр сәгать буе тыңлаучыларына төрле темага тапшырулар тәкъдим итә.
“Теләче радиосы”нда район сулышы, җирле халык тормышы төп урынны алып тора. Районда үткән барлык чараларда да радиожурналистлар, актив катнашып, район тормышындагы үзгәрешләрне һәм яңалыкларны тапшырулар аша оператив рәвештә халыкка җиткерәләр.
“Теләче радиосы” һәрвакыт тыңлаучылары белән элемтәдә торып, аларны кызыксындырган сорауларга нигезләнеп, мәнфәгатьләрен канәгатьләндерердәй тапшыруларны эфирга чыгара.
Аеруча “Авыл сулышы”, “Дин һәм әхлак”, “Кулланучы колагына”, “Сәламәт булыйк”, “Язмышлар”, “Криминал хроника”, “Социаль тирәлек”, “Кайнар сәлам”, “Бакчачы киңәшләре”, “Шаян сәхифә”, “Ике йөрәк”, “Сәнгать дөньясында” кебек сәхифәләрне тыңлаучылар үз итә.
Директор: Рөстәм Кыям улы Җәләлев
Телефон: (8-260) 2-11-00
Адрес: Теләче авылы, Болынлык урамы, 6нчы А йорт
|